Бүген Алабугада премьер-министр Алексей Песошин катнашында X5 Retail Group компаниясенең заманча товар тарату үзәге ачылды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 980 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. «Пятерочка» сәүдә челтәренең яңа логистика комплексының мәйданы 18 мең кв.метр тәшкил итә. Товар бүлү үзәге төзелешенең подрядчысы – шундый ук проектны Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәрендә гамәлгә ашырган «Ромекс-Кубань» девелопер төркеме.
Объектны тантаналы рәвештә ТР Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Ул билгеләп үткәнчә, логистика комплексы тәүлегенә 2500 тонна йөк эшкәртәчәк. Товар тарату үзәге тулы куәтенә чыкканда Татарстан һәм Удмуртиянең 300 торак пунктында 600 кибетне азык-төлек белән тәэмин итәчәк.
«270 хезмәткәр һәм 100 берәмлек техника комплексның өзлексез эшен тәэмин итә. Комплекс эше төбәктәге челтәр әйләнешендә Татарстан җитештерүчеләренең өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ул хәзерге вакытта 30% артып китә. Хәзер X5 белән төбәкнең 100 артык тәэминатчысы хезмәттәшлек итә, аларның 18е узган ел сәүдә челтәрләре ассортиментын үз продукциясе белән тулыландырды», – дип нәтиҗә ясады Песошин.
Исегезгә төшерәбез, Алабугада X5 Retail Group өчен заманча тарату үзәге төзелеше 2019 елның 14 маенда башланган иде. Логистика комплексы нигезенә беренче ташны салу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Мин бу проектларны хуплыйм, чөнки бүген безнең җитештерүчеләр өчен яңа базарлар – яңа мөмкинлекләр. Бу безнең җитештерүчеләр өчен федераль сәүдә челтәрләренә үтеп керү мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич беренче таш салу тантанасында.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы җитәкчелеге илебез һәм чит ил инвестицияләрен киң колач белән җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдыру, территориядә заманча сәнәгать-җитештерү комплекслары оештыру юлы белән эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, моннан тыш, Татарстан Россиянең Европа өлешендәге уңайлы логистика үзәге дә булып тора.
«Бу безнең өчен стратегик мөһим төбәктә өзлексез тәэмин итү чылбырын оештыру өчен бик мөһим адым. Хәзер Татарстанда 700 артык «Пятерочка» кибете эшли. Мин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә бу үзәкне ачуда һәм узган ел Зеленодольсктагы тарату үзәген эшләтеп җибәрүдә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бу проектлар төбәктә сәүдә челтәре логистикасын яхшыртырга гына түгел, шулай ук республика җитәкчелеге һәм җирле тәэмин итүчеләр белән багланышларыбызны ныгытырга да мөмкинлек бирде, бу Татарстан халкын һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләрне арзан бәяле азык-төлек продуктлары белән өзлексез тәэмин итеп тору өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров.
Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы арасында инфраструктур чикләүләрне бетерү максатларында 2019 елның 31 декабрендә әлеге күпләп-тарату үзәге өчен мәйданнан читтә челтәрләр төзүне финанслау турында килешү имзаланган иде. Мәйданнан читтә челтәрләр төзүнең гомуми бәясе 189,5 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 147,7 млн. сумы – Фонд акчалары һәм 41,8 млн. сумы – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән. Финанслар юл инфраструктурасы, су, газ белән тәэмин итү челтәрләре, яңгыр канализациясе, ике блоклы трансформатор подстанцияләре төзүгә юнәлдерелгән.
Тарату үзәген төзегәндә подрядчы булып «Ромекс-Кубань» девелопер төркеме катнашкан, ул Татарстанда икенче зур проектын тормышка ашыра. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның ноябрендә Зеленодольскта «Казан» тарату үзәге ачылды. Шулай итеп, төбәктә «Пятерочка» склад бүлмәләренең гомуми мәйданы 57 000 кв. метрдан артып китте. Бүгенге көндә Татарстанда 700 артык кибет челтәре эшли, шуларның 24се – быел ачылган.