Бүген Казанда муниципаль берәмлекләрдә «Экология» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген Илкүләм проектлар турында мәгълүмат җиткерү һзм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» БСП Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең ТР муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләр белән уртак утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта министр урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Утырыш кысаларында «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында сүз булды. Доклад белән әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы профильле ведомстволарның министр урынбасарлары (Экология министрлыгы, Төзелеш министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы) чыгыш ясады.

«Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасында 2020 елда 2 843,4 млн сум бүлеп бирелгән, 2020 елның 25 августына шуларның 1 245,2 млн сумы кергән, 825,3 млн сумы үзләштерелгән.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә 6 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 2020 елда «Иделне савыктыру» һәм «Чиста ил» төбәк проектлары кысаларында 10 чистарту корылмасы, 2 явым-төшем канализациясе төзелә, 2 чүплекне рекультивацияләү планлаштырыла.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 2020 елда Татарстан Республикасында урманнарны торгызу һәм үрчетү чараларына, урманнарны янгыннардан саклау чаралары комплексын үткәрү өчен махсус техника сатып алуга, урманнарны торгызу һәм үрчетү учреждениеләрен җиһазлауга техника сатып алуга 197,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру, хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү, 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын оештыру буенча дәүләт программалары чаралары кысаларында объектларның әзерлеге турында сөйләде. 2020 елда республикада 2760 урынга исәпләнгән 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелә.

Утырышта катнашучылар республика халкының игътибарын илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү һәм популярлаштыру максатында «Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» республика конкурсының 1 этабын һәм «Илкүләм проектлар: Татарстан-2020» республика фотоконкурсын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Республиканың муниципаль берәмлекләре әлеге конкурсларга актив рәвештә гаризалар бирүгә чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International