Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Перезагрузка» программасы буенча 5 млн сумлык беренче микрозайм бирде

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Перезагрузка» программасы буенча беренче микрозайм бирде. Ташламалы ставка буенча микрозаймнар бирү, 24 августтан башлап, ТР Икътисад министрлыгы эшләгән һәм республика Президенты тарафыннан расланган КУЭ субъектлары өчен республика икътисадын торгызуга юнәлдерелгән ярдәм чаралары пакеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады.

Ташламалы ставка буенча беренче кредитны Саба районы эшкуары 6% белән рәсмиләштергән, алынган акча яңа юл буе кафесын төзекләндерү өчен тотылачак. Займ суммасы 36 айга 5 млн. сум тәшкил иткән.

Ташламалы «Перезагрузка» микрофинанс продукты 3 елга кадәр 300 меңнән 5 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. Әлеге чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ярдәм итү чараларының яңа пакетына кертелгән һәм аннан икътисадның реаль секторында эшләүче барлык КУЭ категорияләре файдалана ала. Программа шартлары буенча, микрозайм заемчылар тарафыннан эшкуарлык максатларына тотылган теләсә нинди чыгымнарга биреләчәк.

Займны рәсмиләштерү өчен документларны ФАСТТРЕК.РФ порталы аша җибәрергә мөмкин. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм чараларыннан тиз арада файдалану өчен оештырылган һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли. 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International