«100% Татарстан» чарасының сигезенче көне инвестицияләр һәм эшкуарлыкка багышланачак

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

2020 елның 30 августыннан башлап 10 сентябренә кадәр онлайн-форматта «100% Татарстан» чарасы узачак. Бу – үз эшенең йөзләгән спикерларын һәм профессионалларын берләштерүче интеллектуаль эшлекле киңлек. Чара кысаларында панель дискуссияләр, фикер лидерларының турыдан-туры эфирлары, интервьюлар һәм мастер-класслар, икътисадта стратегик инициативалар анонслары узачак. 6 сентябрьдә әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасының инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен шартлар тудыру өлкәсендәге эше тәкъдим ителәчәк.

6 сентябрьдә, «100% Татарстан» чарасының сигезенче көне инвестицияләр һәм эшкуарлыкка багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Әлеге чара барышында Милли банк экспертлары, АкБарс банк, шулай ук «InvestArt Advisors» гаилә финанслар агентлыгына нигез салучы, шәхси финанслар белән идарә итү эксперты Алексей Родинның шәхси хәле һәм финанс грамоталылыгы проблемалары буенча чыгышы планлаштырылган. Шул ук темага халыкара бизнес-тренер, кризиска каршы идарә итү стратегиясе һәм финанслар эксперты Михаил Носовтан мастер-класс узачак.

Бизнесны үстерү институтлары вәкилләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәк.

Онлайн-трансляция кысаларында яңа эш башлаучы һәм гамәлдәге эшкуарлар кече бизнесның дәүләт сатып алуларында катнашу мөмкинлеген киңәйтү чаралары һәм дәүләт сатып алулары порталында эшләү мөмкинлекләре турында беләчәк.

Министр билгеләп үткәнчә, шулай ук эшкуарлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча республика тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. «Синергия» бизнес мәктәбе бөтен ил буенча 26 масштаблы эшкуарлык форумыннан торган сериянең эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүнең нәтиҗәле инструментына әйләнүе турында сөйләячәк.

«Аллюр» идеяләр үзәге хуҗасы Ольга Лаевская эшкуарлар продукциясен маркетинг ягыннан алга этәрүгә юнәлдерелгән «Бизнес өчен PR-чишелешләр» темасына мастер-класс үткәрәчәк, ә эшлекле коммуникацияләр эксперты Станислав Мартынова сөйләшүләр алып барганда эшкуарларның аңсыз рәвештә җибәргән хаталары турында сөйләячәк.

Тыңлаучылар шулай ук республиканың сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары өчен каралган преференцияләр турында да беләчәк. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентлары тарафыннан гамәлгә ашырылган уңышлы проектлар тәкъдир ителәчәк. Чара тамашачыларына «Алабуга» МИЗ, «Иннополис» МИЗ территорияләре буенча онлайн-экскурсия уздыру мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк.

Озон, Вайлдберриз һәм Казанэкспресс компанияләре вәкилләре белән берлектә электрон сәүдә базарын үстерү һәм онлайн-сатуларга багышланган панель дискуссия үткәреләчәк.

Инновацияле үсеш өлкәсендәге экспертлар федераль сәнәгать милке институты генераль директоры урынбасары Константин Нагаев белән берлектә интеллектуаль милек базарын үстерүнең инновацияләренә һәм әһәмиятенә багышланган панель дискуссия уздырачак.

Тамашачылар өчен шулай ук «Сыналган бизнес» интернет-ресурсының мөмкинлекләрен күрсәтүче презентация дә булачак. Портал бизнеска административ басымны киметүгә юнәлдерелгән, дәүләтнең эшкуарлык бергәлеге белән хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итә һәм күзәтчелек таләпләрен бозуларны профилактикалау буенча гамәли тәкъдимнәрне туплаган.

Күптән түгел үзенең 8 еллыгын билгеләп үткән «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» оешмасы вәкилләре бизнес һәм хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүнең иң яхшы практикаларына хатын-кызлар карашы турында онлайн-дискуссия уздырачак.

Азактан Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада яшәүчеләрнең барысын да, республикада инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлык эшчәнлеген үстерү өчен үткәрелә торган әһәмиятле һәм масштаблы эшне күрсәтү өчен, бу чараны карауга кушылырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International