Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Спас муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин белән берлектә министр районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты һәм туристлык кластеры объектларында, шул исәптән шәхси кунакханә комплексларында да, булды.
Эш сәфәре эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашудан башланды. Спас эшкуарларын мәшгульлекне һәм күчмә салым режимын саклауга юнәлдерелгән 2% ташламалы кредит бирүче банкларны сайлап алу критерийлары кызыксындыра иде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, банкларны сайлаганда төп критерийлар: кредит оешмасы һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы арасында 2020 елда төзелгән килешү, шулай ук кредит рейтингы булу, мәҗбүри нормативлар үтәлеше, федераль бюджетка субсидияләрне кире кайтару буенча кичектерелгән бурычларның булмавы. Татарстан Республикасында ЕНВД куллана торган салым түләүчеләр өчен күчеш чорына килгәндә, ул каралмаган. Шул ук вакытта салым түләүчеләр Салым салуның патент системасы, УСН, ЕСХН кебек башка режимнарына, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимына күчәргә хокуклы.
Бизнес вәкилләре белән очрашу ахырында икътисад министры һәм район башлыгы эшкуарларга «Без бергә» дигән республикада үзара ярдәм акциясен уздыруга керткән шәхси өлеш өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Исегезгә төшерәбез, үзара ярдәм акциясе коронавирус пандемиясе вакытында өлкән, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Акциядә Спас районы эшкуарлары да актив катнашты.
Шуннан соң икътисад министры «Регина» һәм «Вояж» шәхси кунакханә комплексларында булды, инфраструктура белән танышты һәм туристлар өчен төбәк һәм ил эчендә туризмны үстерүгә ярдәм итү буенча тудырылган уңайлы яшәү шартларын бәяләде.
Алга таба Мидхәт Шаһиәхмәтов кайбер җитештерү объектларын карады: «Спасские колбасы» ҖЧҖ ит эшкәртү цехында, «Болгар» сәнәгать мәйданчыгында һәм «Булгар Халяль» ҖЧҖ терлек чалу цехында булды. «Спасские колбасы» ҖЧҖнең колбаса һәм ит деликатеслары җитештерү цехы инде берничә ел эшли. Җитештерү куәте – 5 тонна әзер продукция һәм сменага 4 тонна ярымфабрикат. «Булгар Халяль» ҖЧҖ терлек чалуның тулысынча Ислам кануннары буенча башкарылуы белән аерылып тора. Цехның җитештерүчәнлеге бер сменада 30 баш мөгезле эре терлек һәм 50 баш мөгезле вак терлек тәшкил итә. Терлек чалу, әзер продукция кабул итүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәрге эшчәнлек Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты контролендә тора.
«Болгар» сәнәгать мәйданчыгы Спас районында шәхси һәм бердәнбер. Сәнәгать мәйданы территориясенең гомуми күләме 2,19 га тәшкил итә. Мәйданчык территориясендә 8 резидент эшчәнлек алып бара, аларда 30га якын эш урыны булдырылган. 2020 елның беренче квартал йомгаклары буенча резидентлар тарафыннан җитештерелгән продукция күләме 15 млн. сумга якын тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 тапкырга күбрәк.
Сәфәр ахырында министр ике крестьян (фермер) хуҗалыгында булды: Синицин А.А. крестьян-фермер хуҗалыгын карады, аның төп эшчәнлек төре – үсемлекчелек, һәм И.А. Планин крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Әлеге объектта 260 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, авыл хуҗалыгы биләмәләренең мәйданы 5 мең гектарга якын. 2019 елгы уңышны җыеп алу өчен 2500 тонна күләмендәге бөртек складын файдалануга кертү планлаштырыла.
Урынга чыгу нәтиҗәләре буенча бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре кузгатылды. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге кабул итә торган барлык программалар да эшкуарлык һәм икътисад үсешенә ярдәм итә, яңа эш урыннарын саклап калуга һәм булдыруга юнәлдерелгән.