ТР Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә сәнәгать инфраструктурасы объектларын төзү һәм аларның резидентларына һәм идарәче компанияләргә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы атнада республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруга багышланган районнар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркемнең берничә киңәшмәсе узды.

Киңәшмә кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы сәнәгать инфраструктурасының нәтиҗәле эшләүче объектлары саны буенча лидерларның берсе һәм аларга ярдәм итү буенча чараларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Республикада, 2004 елдан башлап, сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары уңышлы төзелә һәм динамик рәвештә үсә.

Агымдагы елда, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, республика Президенты Юлламасы нигезендә, 100 сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, аларның резидентлары Татарстанның сәнәгый җитештерү күләменең 10%тан артык өлешен тәшкил итә.

Хәзерге вакытта резидентларда 30 меңнән артык эш урыны булдырылган. 2020 елның I квартал йомгаклары буенча җитештерелгән продукция күләме 45,5% арткан һәм 46 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Зур инфраструктура объектлары – ике махсус икътисадый зона, «Химград» технополисы, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Казан» агросәнәгать паркы эшли.

Татарстанда эшкуарлыкны һәрьяклап үстерү өчен урыннарда да шартлар да тудырырга кирәк, моның өчен яңа концепция эшләнгән, аның нигезендә муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары Татарстан Республикасының һәр районында ачыла. Хәзерге вакытта инфраструктура объектлары республиканың 40 муниципаль берәмлегендә булдырылган, бу аларның үсешенә турыдан-туры йогынты ясый: эш урыннары булдыру һәм модернизацияләү, авылда кече бизнесның альтернатив эш белән тәэмин итү төрләрен, социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү, хезмәткә мотивация формалаштыру, бу өлкәгә квалификацияле хезмәткәрләрне җәлеп итү.

Сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен төрле ярдәм программалары һәм преференцияләр бар, алар Икътисад министрлыгы аккредитациясе булган очракта гамәлдә була. Республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары карары буенча резидентлар өчен җир салымы киметелергә яки бетерелергә мөмкин. Сәнәгать инфраструктурасы объекты урнашкан җир муниципаль милектә булса, башкарма комитет карары буенча аренда түләве киметелергә яки гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Шулай ук киңәшмә кысаларында икътисадны торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән бизнеска ярдәм чараларының яңа пакетын эшләтеп җибәрү турында да фикер алыштылар. Пакетка түбәндәге ярдәм чаралары кертелгән, шул исәптән резидентларга һәм сәнәгать инфраструктурасы объектларының идарәче компанияләренә – процент ставкасын субсидияләү өлешендә дә. Программа 2020 елда кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны тулысынча кайтаруны, ягъни процент ставкасын 100% күләмендә субсидияләүне күздә тота. Икенче категория алучылар өчен финанс ярдәменең иң чик күләме елына 5 млн. сумга кадәр тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаның яңартылган версиясендә 2020 елның гыйнварыннан декабренә кадәр фактта түләнгән барлык процентлар каплана.

Яңа пакетка кергән тагын бер ярдәм чарасы – инженерлык инфраструктурасын, биналарны һәм корылмаларны төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә ташламалы кредитлар бирү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International