Икътисад министрлыгы эшкуарларның азык-төлек һәм әзер ризык китерү агрегаторлары хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын 100% дәрәҗәсендә субсидияләү программасы буенча гаризалар кабул итүне төгәлләде

2020 елның 21 августы, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе 24 августтан азык-төлек һәм әзер ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% дәрәҗәсендә субсидияләү программасы буенча бизнестан гаризалар кабул итүне төгәлли. Программа эшли башлаганнан бирле ведомство тарафыннан җәмәгать туклануы һәм азык-төлек һәм эчемлекләр сату өлкәсендә эшләүче республика эшкуарларыннан 28 млн. сумлык гаризалар канәгатьләндерелде.

Исегезгә төшерәбез, азык-төлек һәм ризык китерү буенча агрегаторлар хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% дәрәҗәсендә субсидияләү программасы 27 апрельдә COVID-19 аркасында барлыкка килгән чикләүләргә җавап чарасы буларак ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән иде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча республика чаралары пакетына кертелде. Программа җәмәгать туклануы сегментында эшкә сәләтлелекне һәм мәшгульлекне саклауга юнәлдерелгән иде, чөнки бу тармак пандемиянең тискәре йогынтысын беренчеләрдән булып тойды. 

Татарстанның җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләүне тыю шартларында бизнес өчен минималь чыгымлы әзер ашамлыклар, ярымфабрикатлар һәм азык-төлек продуктларын китерүне оештыру зарурлыгы туды, бу исә Икътисад министрлыгыннан оештырылган укыту вебинарлары нигезенә алынды, шулай ук кризиска каршы чараларның республика пакетын формалаштырганда исәпкә алынды.

Башта программа кысаларында апрель һәм май өчен чыгымнар субсидияләнде, әмма ТР Икътисад министрлыгы, җәмәгать туклануы биналары килгән кунаклар өчен ябык булудан туктаганчыга кадәр, программаны гамәлгә ашыруны дәвам итү турында карар кабул итте. Нәтиҗәдә, программа буенча компенсацияне 4 ай өчен (апрельдән июль аена кадәр) алырга мөмкин булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International