Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Теләче районына эш сәфәре кысаларында район эшкуарлары өчен инфраструктура мөмкинлекләре белән танышты һәм муниципалитетның хезмәт коллективлары белән очрашты.
Аерым алганда, министр 2012 елдан бирле эшли торган «Теләче» сәнәгать паркында булды. Сәнәгать паркы төзелешенә һәм юл һәм инженерлык инфраструктурасын җиһазлауга 280 млн. сум акча юнәлдерелгән, шул исәптән 53,1 млн.сум – «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында. Төзелгән инфраструктура ярдәмендә, Теләчедә яңа производстволар ачылган. Хәзерге вакытта сәнәгать территориясендә 8 резидент үз эшчәнлеген алып бара, аларда 400 якын эш урыны булдырылган. 2024 елга «Теләче» сәнәгать паркында 19 резидент урнаштырылачак һәм 600 эш урыны булдырылачак, дип планлаштырыла.
Сәнәгать паркын карау барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов берничә җитештерү объектында: «Кряж+», «Авангард-Строй» һәм «Богородские розы теплицы»да булды. «Кряж+» компаниясе иске шиннарны утильләштерә, ачык һәм ябык мәйданчыклар өчен йомшак резин капламалар, резин плитка, резин валчыклары җитештерә. «Авангард-Строй» эшчәнлегенең төп юнәлеше булып янгынга каршы бер катлы һәм ике баскычлы EI60 металл ишекләре, янгынга каршы люклар, фатир ишекләре җитештерү тора. «Богородские розы теплицы» ҖЧҖ сәнәгый җитештерү, күпләп һәм ваклап чәчәк сату белән шөгыльләнә.
Алга таба министр Европа сыйфатындагы пластик эшләнмәләр: ашханә һәм кухня савыт-сабасы, йорт әйләнешенең пластмасса әйберләре җитештерә һәм сата торган «ЛМР Пласт» компаниясендә булды. Биредә әлеге предприятиенең хезмәт коллективы, парк резидентлары һәм район эшкуарлары белән очрашу узды. Мидхәт Шаһиәхмәтов эшкуарларның һөнәри осталыгын һәм эшен югары бәяләде һәм аларның район икътисадына саллы өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Теләче районына эшлекле визит кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов төзелә торган ял паркын карады, шулай ук капиталь ремонттан соң ФАП белән берләштерелгән Сауш мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 12 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Министр ассызыклаганча, Татарстанда социаль инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә. Сәламәтлек саклау объектларына, мәктәп биналарына, авыл клубларына, фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясау программаларын гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормышын уңайлырак һәм имин итәргә мөмкинлек бирә.