Узган елдан башлап Россиядә «Социаль предприятие» статусына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектлары исемлеге төзелә. Реестрга кертү бизнес өчен социаль эшкуарларга дип каралган ярдәм чараларыннан һәм башка хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген ача. Статусны тану өчен гаризаны 2021 елның 1 маена кадәр тапшырырга кирәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты составына керүче «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Кече һәм урта эшкуарлык» корпорациясе» АҖ, Россия Федераль салым хезмәте катнашында, үзмәшгуль гражданнар һәм шундыйлар рәтендә булырга теләгән затлар өчен «Үзмәшгульлек: куллану буенча аңлатма» дигән махсус укыту модуле эшләнгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара металл, төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләү буенча хезмәт күрсәтү сроклары оптимальләштерелде.
2021 ел ахырына кадәр үзмәшгуль гражданнарның дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә ташламалы кредит алуга гаризалар бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хактагы боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Тәкъдим ителгән барлык дүрт проект та Татарстан Республикасының Инвестиция советы әгъзаларыннан уңай бәя алды.
Икътисад министрлыгында «Сбербанк» ГАҖ вәкилләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәнең көн тәртибендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итү, республика территориясендә компаниянең СберРешения филиалын ачу, шулай ук эре һәм урта компанияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру.
9 марттан бөтен ил буенча 3% яңа ташламалы кредит бирү программасы старт алды. Ул зыян күргән тармаклардагы бизнесны торгызуга һәм алга таба да әлеге өлкәләрдәге мәшгульлекне саклап калуга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта «ФОТ 3.0» программасы буенча республика эшкуарларыннан гомуми суммасы 1,013 млрд. сумлык 328 гариза алынган.
Россия экспорт үзәге 2019 елдан бирле Россия эшкуарларын үзенең илкүләм павильонында Кытайдагы эре ваклап сату маркетплейсларының берсендә – Tmall.com урнаштыра. 2019 елның ноябреннән 2020 елның декабренә кадәр илкүләм павильонында сату 269,7 млн.сум тәшкил иткән, анда РФнең 32 субъектыннан 93 Россия компаниясе продукциясе урнаштырылган. Павильон азык-төлек продукциясе белән тәкъдим ителгән, аның 87%ы – кондитер әйберләре (шоколад, шоколад конфетлар, вафли, тортлар). Минималь урнаштыру пакеты 510 мең сум тора. Әмма Россия экспорт үзәге июльдән үк чыгымнарыгызны тулысынча түли алачак, иң мөһиме – гаризаны 2021 елның 29 апреленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.
Оренбург өлкәсе илдә эшкуарлар өчен контроль-күзәтчелек эше буенча «Сыналган бизнес» дигән файдалы белем һәм сервислар цифрлы платформасын эшләтеп җибәргән төбәкләрнең 5нчесе булган. ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылган һәм СИА һәм Росконгресс фонды тарафыннан оештырылган «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы финалисты булган, форум кысаларында проект шулай ук ил җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнгән.
Моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүнең, яңа предприятиеләр ачуга һәм эш урыннары булдыруга ярдәм итүче инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре тора. Татарстан Республикасында 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли. Бүгенге көндә алар территориясендә 113 резидент үз эшчәнлеген алып бара, алар тарафыннан 23,8 млрд.сум капитал салынган (өстәмә хак салымыннан башка) һәм 10 меңнән артык эш урыны булдырылган.