«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты составына керүче «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Кече һәм урта эшкуарлык» корпорациясе» АҖ, Россия Федераль салым хезмәте катнашында, үзмәшгуль гражданнар һәм шундыйлар рәтендә булырга теләгән затлар өчен «Үзмәшгульлек: куллану буенча аңлатма» дигән махсус укыту модуле эшләнгән.
Укыту модуле тренинг үткәрү буенча тренер өчен методик кулланма, үзмәшгуль гражданнар һәм бизнес алып барырга теләгән гражданнар өчен өйрәтә торган күрсәтмә кулланманы (презентацияне) үз эченә ала.
Укыту модуле материаллары Корпорациянең рәсми сайтында «Корпорациянең укыту программалары буенча тренинглар үткәрү методологиясе» бүлегендә урнаштырылган: https://corpmsp.ru/razvitie-konsultatsionnoy-infrastruktury/dlya-trenerov/ һәм тренинглар уздыру өчен Корпорациянең белем бирү буенча сертификатлы тренерлары тарафыннан файдаланыла алалар.
Моннан тыш, укыту модуле материаллары, шулай ук үзмәшгуль гражданнар өчен белем бирү дәресе, КУЭ бизнес-навигаторы порталында https://smbn.ru/msp2020.htm сылтамасы буенча мөстәкыйль танышу өчен урнаштырылган.
Әлеге материаллардан файдалану мөмкинлеге түләүсез нигездә бирелә, моның өчен алдан теркәлү узарга кирәк.