2021 ел ахырына кадәр үзмәшгуль гражданнарның дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә ташламалы кредит алуга гаризалар бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хактагы боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Сүз профессиональ керемгә салым түләүче гражданнар турында бара. Аларга өч елга кадәр (тәэмин ителмәгән очракта) 1 млн.сумнан 5 млн.сумга кадәр яисә биш еллык чорга 1 млн.сумнан 5 млн.сумга кадәр (тәэмин ителгән очракта) кредитлар бирелә. Ставкасы 7,5% тәшкил итә. Мондый кредитларны «МСП банк» АҖ бирә.
Боерык бердәм портал аша файдаланырга мөмкин булган дәүләт хезмәтләре исемлегенә башка үзгәрешләрне дә кертә. Алар арасында – кече бизнес вәкилләре өчен ташламалы лизинг финанславы алу өчен мөрәҗәгать итү. 2017 елдан башлап шәхси эшкуарлар һәм зур булмаган коммерция оешмалары җиһазларны отышлы шартларда арендага алырга мөмкин. Ил техникасын алучылар өчен ставка елына – 6%, чит илнекенә 8% тәшкил итә. Лизинг вакыты – җиде елга кадәр. Мондый ташламалар компанияләргә җитештерүне артык чыгымнарсыз киңәйтергә яки модернизацияләргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында гражданнар финанс транзакцияләре регистраторының да өземтәсен ала алачак. Бу документ теге яки бу банкта кертем булуын раслый һәм финанс оешмасының банкротлыгы очрагында иминият түләүләрен алу өчен кирәк.
Яңартылган исемлеккә кертелгән башка хезмәтләр арасында – ломбардларның дәүләт реестрыннан, инвестиция платформалары операторлары реестрыннан, микрофинанс оешмаларының дәүләт реестрыннан белешмәләр бирү.
Тема 29 мартта вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә каралган. Михаил Мишустин сүзләренә караганда, бу үзгәрешләр дәүләт хезмәтләреннән файдалана алуны шактый гадиләштерәчәк һәм тизләтәчәк.