Узган елдан башлап Россиядә «Социаль предприятие» статусына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектлары исемлеге төзелә. Реестрга кертү бизнес өчен социаль эшкуарларга дип каралган ярдәм чараларыннан һәм башка хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген ача. Статусны тану өчен гаризаны 2021 елның 1 маена кадәр тапшырырга кирәк.
Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану һәм тиешле исемлекне формалаштыру эшен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Министрлыкка караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды башкара.
Исемлеккә кертелгән эшкуарлар өчен 2021 елда өстәмә финанс ярдәме, шул исәптән грант ярдәме дә каралган. «Социаль эшкуар» дигән махсус микрофинанс продукты турында сүз бара. Займ ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм социаль проблемаларны һәм бурычларны хәл итүче бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа шартларын канәгатьләндерүче эшкуарлар РФ Үзәк банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә тигез ставка буенча 24 айга кадәр 5 млн. сумга кадәр алырга мөмкин.
Шулай ук агымдагы елда социаль предприятиеләр өчен грантлар кертү дә планлаштырыла. Грантлар шактый киң максатларга бирелер дип көтелә.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә документларны тапшырырга, консультация узарга һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин +7-903-342-02-39 яки e-mail: adg1981@mail.ru
Исемлеккә кертү өчен кирәкле документлар җыелмасы белән биредә танышырга мөмкин.
Документларны тутыру буенча методик күрсәтмәләр белән биредә танышырга була.
Белешмә өчен:
2019 елның 26 июлендә «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законга «социаль эшкуарлык», «социаль предприятие» төшенчәләрен беркетү өлешендә өстәмәләр кертелгән.
«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 24.1 статьясы нигезендә, социаль предприятие түбәндәге шартларның берсенә яки берничәсенә туры килергә тиеш:
1. Иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итә торган эшчәнлекне гамәлгә ашыручы КУЭ субъекты, алдагы календарь елы нәтиҗәләре буенча мондый эшчәнлекне (мондый эшчәнлек төрләрен) гамәлгә ашырудан керемнәр өлеше КУЭ субъекты керемнәренең гомуми күләмендә кимендә 50 процентын тәшкил итү, ә узган календарь елында КУЭ субъекты тарафынан мондый эшчәнлекне (мондый эшчәнлек төрләрен) гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чиста табыш өлеше әлеге табышның кимендә 50 процентын тәшкил итү шарты белән (алдагы календарь елы өчен чиста табыш булган очракта), эшчәнлекнең түбәндәге төрләре исәбеннән:
а. гаиләне ныгытуга, балаларны гаилә тәрбиясе белән тәэмин итүгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән психологик-педагогик һәм башка хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге;
б. балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру эшчәнлеге;
в. мәктәпкәчә белем һәм гомуми белем, балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү эшчәнлеге;
г. төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүдә, үсештә һәм социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче укучыларга психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү эшчәнлеге;
д. социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар хезмәткәрләрен һәм ихтыяри затларны (волонтерларны) укыту буенча мондый оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән эшчәнлек;
е. мәдәни-агарту эшчәнлеге (шул исәптән шәхси музейлар, театрлар, китапханәләр, архивлар, мәктәп-студияләр, иҗади остаханәләр, ботаника һәм зоология бакчалары, мәдәният йортлары, халык иҗаты йортлары эшчәнлеге);
ж. милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россия Федерациясе халыкларының үзенчәлеген, мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм яклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге;
з. мәгариф, фән һәм мәдәният белән бәйле, аларны гамәлгә ашырганда 10 процентлы ставка белән өстәмә кыйммәткә салым салынучы, мәгариф, фән һәм мәдәният белән бәйле вакытлы басма матбугат һәм китап продукциясенең РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлегенә кертелгән вакытлы басма матбугат һәм китап продукциясе чыгару.
2. Гражданнарның түбәндәге категорияләрен эш белән тәэмин итә торган КУЭ субъектлары, алдагы календарь елы нәтиҗәләре буенча мондый категорияләрнең теләсә кайсысына (бер яки берничә шундый категориягә) караган затларның уртача исемлек саны КУЭ субъекты хезмәткәрләре арасында кимендә 50 процент (мондый категорияләргә караган кимендә ике зат) булуы, ә мондый категорияләрнең теләсә кайсысына (бер яки берничә шундый категориягә) караган затларның хезмәте өчен түләү чыгымнарының хезмәт хакы түләү чыгымнарында кимендә 25 процент өлешен алып торуы шарты белән:
а) инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар;
б) балигъ булмаган балалар, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз һәм (яки) күпбалалы ата-аналар;
в) пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар (картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясен алу хокукын бирә торган яшькә кадәр биш ел дәвамында);
г) балалар йортларыннан чыгарылган егерме өч яшькә кадәр затлар;
д) иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм хөкеме алынмаган яки үтәлеп бетмәгән затлар;
е) качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр;
ж) аз керемле гражданнар;
з) билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар;
и) әлеге пунктның «а»-«з» пунктчаларында күрсәтелмәгән, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган гражданнар.
3. КУЭ субъекты (2 пунктта күрсәтелгән КУЭ субъектыннан тыш) 2 пунктта күрсәтелгән категория гражданнары тарафыннан җитештерелә торган товарларны (эшләрне, хезмәтләр күрсәтүне) сата. Шул ук вакытта алдагы календарь елы нәтиҗәләре буенча мондый эшчәнлекне гамәлгә ашырудан алынган керемнәрнең бер өлеше КУЭ субъектының гомуми кереме күләмендә кимендә 50 процентын тәшкил итәргә тиеш, ә алдагы календарь елы өчен КУЭ субъекты тарафыннан алынган, быелгы календарь елында мондый эшчәнлекне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чиста керем өлеше әлеге табыш күләменең кимендә 50 процентын тәшкил итәргә тиеш (алдагы календарь елына чиста табышы булган очракта).
4. 2 пунктта күрсәтелгән категорияләр исәбендәге гражданнар өчен билгеләнгән товарларны (эшләрне, хезмәтләр күрсәтүне) җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган КУЭ субъектлары, аларның яшәешендәге чикләүләрен җиңәргә яки компенсацияләргә мөмкинлек бирә торган шартлар, шулай ук башка гражданнар белән тигез дәрәҗәдә җәмгыять тормышында катнашу мөмкинлекләрен тудыру максатларында, узган календарь елы нәтиҗәләре буенча мондый эшчәнлекне (мондый эшчәнлек төрләрен) гамәлгә ашырудан алынган керемнәрнең бер өлеше КУЭ субъекты керемнәренең гомуми күләмендә кимендә 50 процентын, ә КУЭ субъекты тарафыннан узган календарь елында алынган, быелгы календарь елында мондый эшчәнлекне (мондый эшчәнлек төрләрен) гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чиста кеременең бер өлеше әлеге керемнең кимендә 50 процентын тәшкил итү шарты белән (узган календарь елында чиста табыш булу очрагында), социаль предприятиеләрнең түбәндәге эшчәнлек юнәлешләре нигезендә:
а. көнкүрештә яшәеш эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге;
б. сәламәтлек саклау чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәтү, сәламәтлек торышындагы тайпылышларны ачыклау өчен системалы күзәтү юлы белән сәламәтлекне карап тотуга һәм саклауга юнәлдерелгән социаль-медицина хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге;
в. социаль мохиткә яраклаштыру өчен психологик халәтне коррекцияләүдә ярдәм күрсәтүне күздә тоткан социаль-психологик хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге;
г. үз-үзеңне тотуда тайпылышларны профилактикалауга юнәлдерелгән социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге;
д. эшкә урнашуга һәм хезмәткә яраклаштыруга бәйле башка проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль-хезмәт хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге;
е. коммуникатив потенциалны арттыруны,тернәкләндерүне һәм социаль яраклаштыруны, социаль тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтүне күздә тоткан хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге;
ж. медицина техникасын, протез-ортопедик эшләнмәләрне, программа белән тәэмин итүне, шулай ук инвалидлыкны профилактикалау яки инвалидларны тернәкләндерү (абилитацияләү) өчен генә кулланыла ала торган техник чараларны җитештерү һәм (яки) сату;
з. инвалидлар һәм пенсионерлар ялын һәм һәм аларны савыктыруны оештыру эшчәнлеге;
и. өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү эшчәнлеге;
к. инвалидларның социаль, инженерлык, транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм транспорт, элемтә һәм мәгълүмат чараларыннан тоткарлыксыз файдалана алуы өчен шартлар тудыру эшчәнлеге.