Лицензия алырга теләүчеләр һәм лицензиатлар өчен мәгълүмат

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара металл, төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләү буенча хезмәт күрсәтү сроклары оптимальләштерелде.

Лицензия бирү вакыты 12% кимеде һәм 30 эш көне тәшкил итә.

Аерым очракларда үзгәртеп рәсмиләштерү вакыты 10% киметелде һәм 9 эш көне тәшкил итә.

Лицензия алу (үзгәртеп рәсмиләштерү) өчен гаризаларның киңәш ителә торган формалары яңартылды.

Кертелгән үзгәрешләр белән административ регламент Икътисад министрлыгының интернет-сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://mert.tatarstan.ru/Licensing/Regulations.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International