Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле очрашу уздырдылар, аның кысаларында төбәкнең социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары кысаларында төбәктә инвестиция эшчәнлеген үстерү, шулай ук инвестиция проектларына инфраструктура ярдәме турында фикер алышу өчен төп темалар булды. Очрашу кысаларында яклар агломерацияләрне һәм моношәһәрләрне үстерүгә ярдәм итү һәм территориаль планлаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алышты.
2021 елның 23 апрелендә 12.00 сәгатьтә Wildberries компаниясе, Татарстан Республикасы ярдәме белән, җирле тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр өчен яңа форматтагы укыту вебинары үткәрәчәк: яңа эш башлаучы эшкуарлар маркетплейста үзләренең беренче товарларын «онлайн» режимында урнаштырачак һәм мәйданчык мөмкинлекләре турында максималь файдалы мәгълүмат алачак. Вебинардан соң тренерга сораулар биреп булачак.
Татарстанның иң яхшы эшкуарлары eBay киңлегендә әзер кибет алачак. Чара eBay аша экспорт сатуларын үстерү һәм кече һәм урта бизнес продукциясен алга этәрү программасы кысаларында, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан eBay маркетингы һәм ZoneSmart интегратор-компаниясе белән берлектә оештырыла.
2021 елның 1 июленнән Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән аерым контроль төрләре өчен күзәтчелек органнары карарларына судка кадәр шикаять белдерү процедурасы кертеләчәк. 2023 елның 1 гыйнварыннан ул дәүләт контроле турындагы закон белән җайга салына торган барлык контроль төрләре өчен этаплап кертелә башлаячак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко бу өлкәдә сынау тәҗрибәсен гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә хәбәр иткән.
Россия экспорт үзәге 2021 елда «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итә һәм гаризалар кабул итә башлый.
7 апрельдә Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге мәйданчыгында Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерүгә багышланган, ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә старт алды.
М12 трассасын төзү Татарстан Республикасы инфраструктурасына 170 млрд. сум җәлеп итәчәк. Мәскәү-Казан трассасын файдалануга тапшырылганнан соң өч ел эчендә эш урыннарының гомуми саны 10 меңнән 15 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.
2021 елның 1 кварталында Фонд 345 млн.сумга 79 поручительлек биргән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 32,3% күбрәк. Кече һәм урта бизнесны заем белән финанслау әйләнештәге акчаларны тулыландыру һәм технологик җиһазлар сатып алу өчен җәлеп ителгән.
ТР Икътисад министрлыгында Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Республика муниципаль берәмлекләре һәм иҗтимагый советлары вәкилләреннән торган эшче төркем әгъзалары Татарстанда КУЭ субъектларының экспорт эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Росреестр Татарстанда бизнеска ярдәм итү чаралары һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында турыдан-туры эфир уздырачак. Instagram мәйданчыгында туры эфир 9 апрельдә 14:00 сәгатьтә булачак.