Турыдан-туры эфирда – бизнеска ярдәм итү һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Росреестр Татарстанда бизнеска ярдәм итү чаралары һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында турыдан-туры эфир уздырачак. Instagram мәйданчыгында туры эфир 9 апрельдә 14:00 сәгатьтә булачак.

Турыдан-туры эфир вакытында эшкуарлар күчемсез милекне теркәүнең кыскартылган срокларыннан ничек файдаланырга, күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштергәндә килеп туган барлык сораулар буенча кая мөрәҗәгать итәргә һәм һөнәри консультация алырга, Татарстанда бизнеска нинди ярдәм күрсәтелергә мөмкин икәнлеген беләчәк.  Экспертлар сыйфатында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсеннән – Александра Абдуллина, Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан – Михаил Унтура чыгыш ясаячак.

Эшкуарлар һәм республика халкы үз сорауларын инде хәзердән үк Росреестрның Татарстандагы идарәсенең Instagram сайтында @rosreestr_tatarstana рәсми аккаунтында яки Фондның @dom_predаккаунтындагы Direct аша җиткерә ала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International