М12 автомобиль юлын төзү Татарстан инфраструктурасына 170 млрд.сум җәлеп итәчәк

2021 елның 9 апреле, җомга

М12 трассасын төзү Татарстан Республикасы инфраструктурасына 170 млрд. сум җәлеп итәчәк. Мәскәү-Казан трассасын файдалануга тапшырылганнан соң өч ел эчендә эш урыннарының гомуми саны 10 меңнән 15 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

М12 Мәскәү-Казан трассасын төзү проектын гамәлгә ашыру Татарстан инфраструктурасына 170 млрд. сум чамасы акча җәлеп итәчәк. Бу хакта ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Казан вертолет заводында ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында хәбәр итте.

Шәмсиев билгеләп үткәнчә, автомобиль юлын төзү яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк, шул исәптән катнаш тармакларда да. Әйтик, Росавтодор исәпләмәләренә караганда, трассаны файдалануга тапшырганнан соң өч ел эчендә эш урыннарының гомуми саны 10 меңнән 15 меңгә кадәр артачак.

«Әлеге автомобиль юлын төзү автомобиль юллары инфраструктурасын киңәйтү һәм модернизацияләү юлы белән Россия территорияләренең икътисадиый бәйләнеш дәрәҗәсен арттырачак. Федерация субъектларының транспорт белән тәэмин ителү дәрәҗәсе артачак», — дип билгеләп үтте Шәмсиев.

Ул билгеләп үткәнчә, тизйөрешле трасса «икътисадый үсешнең перспективалы үзәкләре» буенча узачак һәм юлдагы вакытны ике тапкырга киметәчәк — Казаннан Мәскәүгә кадәр 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. 

«Киләчәктә яңа юл, Казанның йөк төеннәрен узып, зур йөк һәм башка транзит транспортына әйләнеп үтү мөмкинлеген бирәчәк», — дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, тиз йөрешле автомагистраль Татарстанның Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләре буенча узачак. Республикада Мәскәү-Казан трассасының гомуми озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International