Татарстан эшкуарлары «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гариза бирә ала

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Россия экспорт үзәге 2021 елда «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итә һәм гаризалар кабул итә башлый.

Конкурс Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, ВЭБ.РФ, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Элемтә министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Конкурста катнашу – бушлай. Катнашу өчен гаризалар 5 апрельдән 15 июньгә кадәр кабул ителә. Заявканы эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар бирә ала.

Премия 12 номинациядә (КУЭ өчен дә, эре бизнес өчен дә) тапшырыла. Алар арасында тармак номинацияләре:

  • «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры»
  • «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ел экспортеры»
  • «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры»
  • «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры»
  • «Ел трейдеры»

Катнашу өчен гаризаны Россия экспорт үзәге сайтында электрон анкетаны тутырып бирергә мөмкин: exportcenter.ru

Конкурс документлары белән түбәнрәк танышырга мөмкин.

Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы 2021 елның ноябрендә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International