Татарстан регионнарны Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең уку үзәгендә берләштерде

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

7 апрельдә Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге мәйданчыгында Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерүгә багышланган, ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә старт алды.

Чарада, гадәттәгечә, Россия Федерациясе субъектларының конкуренциягә ярдәм итү буенча вәкаләтле органнары вәкилләре, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең территориаль органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, чакырылган затлар катнаша. Быел катнашу өчен Россиянең 52 төбәгеннән вәкилләр гариза биргән.

Чараның беренче көнендә монополиягә каршы комплексны гамәлгә кертү буенча федераль законнарны гамәлгә ашыруга багышланган берничә түгәрәк өстәл утырышы узды, анда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре һәм кунаклар докладлар белән чыгыш ясады, катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашты.

8 апрельдә пленар утырыш узды, анда катнашучылар ил субъектлары җитәкчелегенә конкуренцияне үстерү өлкәсендә аңлаешлы сәясәтне гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә тиешле иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашты. Шундый инструментларның берсе булып конкуренцияне үстерү стандартын кертү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе танылды.

Катнашучыларга иң яхшы тәҗрибәне ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин тәкъдир итте.

«Хәзерге заман икътисады эшчәнлегенең нигезен тәшкил итүче һәм базар мөнәсәбәтләренең алга таба үсешен тәэмин итүче мөһим элемент – хуҗалык итүче субъектларның тиешле товар базарында товар әйләнеше шартларын үзгәртүгә китерә торган легаль көрәш процессы буларак, киң мәгънәдә аңланыла торган конкуренция», – дип билгеләп үтте Сибгатуллин һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенә семинарны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Р. Сибгатуллин искәртеп узганча, республика 2014 елда Россиянең алты сынау төбәгенең берсе буларак конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә кертү буенча үз эшен башлап җибәрде. Татарстанда практиканы гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге карарлар кабул ителде:

- республика Президенты каршында Конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү комиссия төзелде;

- конкуренцияне үстерүдә катнашучы дәүләт хакимияте башкарма органнарының барлык нигезләмәләренә конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү өстенлеге буенча тиешле үзгәрешләр кертелде һәм җаваплы вазыйфаи затлар билгеләнде;

- дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында монополиягә каршы комплаенс кертелде.

Әмма шул ук вакытта конкуренцияне үстерү, икътисадый тотрыклылыкны торгызу эше дә тәмамланмый. Бүген иң мөһим бурыч – яңа эшчәнлек тармаклары һәм эш урыннары булдыру. Төбәкләргә эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен, инфраструктураны һәм бизнес потенциалын саклап калырга кирәк, нәкъ менә хәзер эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе кискен кимемәсен өчен, һәм эшкуарлар үз коллективларын тиз арада торгыза, тулаем икътисадый тормышны үстерә, нормальләштерә алсын өчен кирәк моны эшләргә.

Сибгатуллин Татарстан Республикасының җирле продукцияне сату базарларын киңәйтү буенча икътисадый үсеш факторына җентекләбрәк тукталды. Әлеге бурычны гамәлгә ашыру өчен ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов Указы белән оештырылган Республика маркетинг үзәге эшли.

Әлеге Үзәкнең состав элементы булып «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы тора, ул сатып алу модулен, исәпкә алу, аналитик, мәгълүмат һәм башка ресурсларны, Татарстан Республикасы базарларында җитештерелә һәм кулланыла торган продукция реестрларын үз эченә ала торган, тәртипкә салынган мәгълүмат системасыннан гыйбарәт.

РМҮнең сатып алу модуле гадел конкуренцияле мохитне үстерү инструменты булып тора, ул ачык сәүдә ярдәмендә тиз һәм куркынычсыз итеп, сыйфатлы продукция сатып алырга, ә кече бизнеска – дәүләт, муниципаль, шулай ук эре, коммерция сатып алуларыннан файдалану мөмкинлеген бирә.

2020 елдагы катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында Татарстанның 4000нән артык эшкуары 99,1 млрд. сумлык контрактлар төзегән.

Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен башка төбәкләр: Дагыстан Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Сахалин өлкәсе, Кырым Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Пермь крае, Ростов өлкәсе, Кемерово өлкәсе тарата.

Сибгатуллин тәҗрибә уртаклашырга һәм мәнфәгатьле затларга РМҮ ресурсларының эше турында җентекле мәгълүмат бирергә әзер булуын белдерде. Ул шулай ук, уку үзәгендә очрашу инде яхшы гадәткә әверелде, дип ассызыклады: «Бүген без конкуренция турында сөйләшәбез, әмма бүген безнең барыбыз да сезнең белән бер зур команда, бердәм команда. Мин ышанам ки, әлеге очрашу чарада катнашучыларга бәяләп бетергесез тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International