вебинары үткәрәчәк: яңа эш башлаучы эшкуарлар маркетплейста үзләренең беренче товарларын «онлайн» режимында урнаштырачак һәм мәйданчык мөмкинлекләре турында максималь файдалы мәгълүмат алачак. Вебинардан соң тренерга сораулар биреп булачак.
Вебинар сезнең өчен максималь нәтиҗәле булсын өчен, биредәге өй эшен әзерләү сорала.
Вебинарга сылтама электрон почтага җибәреләчәк. Түбәнедәге адрес буенча теркәлергә мөмкин: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1612169/
Вебинар программасы
Белешмә өчен:
Wildberries – Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры һәм илнең әйдәп баручы ИТ-компанияләренең берсе. 2020 елда компаниянең әйләнеше 437,2 млрд. сум тәшкил иткән. Wildberries порталында 160 меңнән артык эшкуар теркәлгән. Компанияләрнең 80% артыгы – кече һәм урта бизнес субъектлары. Wildberries географиясе 14 илне үз эченә ала: Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, АКШ, Германия, Франция, Италия, Испания, Польша, Словакия, Украина һәм Израиль. Wildberries аша көн саен 1,5 миллионнан артык заказ бирелә. Компания складларында 133 миллионнан артык товар саклана. Товар бирү пунктлары челтәре Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә 115 меңнән артык ноктаны үз эченә ала.
Wildberries Россиянең иң күп карала торган 10 сайты исемлегенә керә (SimilarWeb мәгълүматлары буенча). Компания бишенче ел рәттән сату күләме буенча Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры булып тора (Data Insight аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча).