Татарстан Гарантия фонды 2021 елның 1 кварталында республика эшкуарларына поручительлек белән 2,8 млрд. сум заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм иткән

2021 елның 9 апреле, җомга

2021 елның 1 кварталында Фонд 345 млн.сумга 79 поручительлек биргән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 32,3% күбрәк. Кече һәм урта бизнесны заем белән финанслау әйләнештәге акчаларны тулыландыру һәм технологик җиһазлар сатып алу өчен җәлеп ителгән.

Заем акчаларының иң күп өлешен җитештерү компанияләренә биргәннәр. Агымдагы елның беренче өч аенда алар Гарантия фонды поручительлеге белән үз бизнесларын үстерүгә 1,3 млрд. сум җәлеп итә алган. Продукция җитештерү белән шөгыльләнүче Түбән Кама фабрикаларының берсе 944 млн.сумлык финанс ярдәме алган, ә Казан инжиниринг компаниясе 75 млн сум, алар Татарстанның Апас һәм Кайбыч районнарында юллар һәм юлүткәргечләрне ремонтлауга һәм төзүгә тотылачак.

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә актив рәвештә кредит бирәләр. 1 кварталда 12 компания 1,0 млрд. сумлык кредит алган, ә поручительлек суммасы – 27 млн. сумга якын. Предприятиеләр язгы кыр эшләрен башкару һәм ягулык-майлау материаллары сатып алуга финанс алган.

«Бүген предприятиеләр, яңа коронавирус йогышы таралу, нефтькә һәм доллар курсына бәяләр үзгәреп торуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрдән соң, үз бизнесларын яңадан торгызуга юнәлеш алды. Һәм финанс чаралары җитәрлек булмаганда компанияләргә алга баруы кыен. Бүген Гарантия фонды максималь түбән 1% процент белән 50 млн. сумга кадәр поручительлек бирә», дип шәрехләде ТР Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International