Татарстан Республикасында КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль эшкуарлар өчен бушлай чаралар сериясе узачак, анда инновацияләр, коммерцияләштерү һәм финанс өлкәсе экспертлары социаль юнәлешле бизнеска ярдәм итүнең проблемалы мәсьәләләре, перспектив юнәлешләре һәм чаралары турында фикер алышачак.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин контроль (күзәтчелек) чараларның бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен раслаган.
Бүген, 2021 елның 16 апрелендә, ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү» темасына Киров өлкәсендә парламент эшчәнлеген оештыру регламенты һәм күчмә киңәйтелгән киңәшмә оештыру буенча Федерация Советы комитеты оештырган видеоконференцэлемтә режимында узды.
Хәзерге вакытта 3% белән «ФОТ 3.0» дигән яңа ташламалы кредит программасы буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларыннан 721,3 млн.сумлык 272 гариза канәгатьләндерелгән.
Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы булып узды. Республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләреннән торган эшче төркем әгъзалары дәүләт-хосусый партнерлык механизмын үстерү турында фикер алышты.
Эшкуарлыкны үстерү инфраструктурасының бөтенроссия конференциясе кысаларында бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары бүләкләнгән. Татарстан 4 номинация буенча – лидерлыкта.
Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы (алга таба – Агентлык), Бөтендөнья банкы белән берлектә, «World AI&Data Challenge» халыкара санлы чишелешләр конкурсы башлануы турында игълан итте. Агентлык конкурсны инде өченче тапкыр үткәрә, призерлар арасында элек Татарстан Республикасыннан катнашучылар да бар иде. 2021 елда конкурсның Химаячеләр советы рәисе итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Н.Чернышенко билгеләнгән.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче тапкыр Россиядә индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары үсешенең рәсми статистикасын бастырып чыгарган. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында 2 нче урын алган. Республикада барлыгы 23 индустриаль парк һәм 4 технопарк бар.
Социаль объектлар «Торак һәм шәһәр мохите», «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.
ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар.