Татарстанда бизнес өчен eBay аша экспорт сатуларын үстерү программасы эшли башлады

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстанның иң яхшы эшкуарлары eBay киңлегендә әзер кибет алачак. Чара eBay аша экспорт сатуларын үстерү һәм кече һәм урта бизнес продукциясен алга этәрү программасы кысаларында, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан eBay маркетингы һәм ZoneSmart интегратор-компаниясе белән берлектә оештырыла.

«Эшкуарлар өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып алар җитештергән продукцияне сатуны тәэмин итү мәсьәләсе кала. Электрон сәүдә каналы, халыкара аренада, бигрәк тә пандемия чорында, сату базарларын киңәйтүнең перспективалы механизмнарына әверелеп, үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады. Татарстан бизнесы интернет-киңлектә продукцияне алга этәрү инструментларыннан файдалана алсын өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан даими нигездә товарларны урнаштыру, сату һәм эшкуарларның дөньякүләм, аерым алганда, e-commerce, eBay кебек эре уенчыларның электрон сәүдә мәйданчыкларына үтеп керүен тәэмин итү өчен уку-укыту чаралары үткәрелә», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
 
eBay аша экспорт сатуларын үстерү программасы буенча, оештыручылар иң яхшы катнашучыларны сайлап алачак һәм eBay өчен әзер аккаунт тәкъдим итәчәк. Аккаунт түләүсез нигездә башлап җибәрү һәм эшкуар продукциясен алга этәрү өчен тулысынча әзер. Компанияләрдән бары тик теркәү өчен стандарт документлар җыелмасы һәм товарлар каталогы гына таләп ителә. ZoneSmart  шулай ук экспортерларны мәйданчыкта бизнесны уңышлы алып барырга өйрәтәчәк – экспертлар Россия продукциясен чит ил маркетплейсларында урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Роман Пустовалов, Россиядә eBay бизнесын үстерү менеджеры:

«EBay һәм Data Insight уздырган тикшеренү мәгълүматлары буенча, 2020 елда ваклап сатучы онлайн-экспорт базары, 42%ка артып, АКШ доллары белән 1,16 млрд. тарихи санга җиткән. Моңа бик күп факторлар йогынты ясаган, шуларның берсе – бөтен Россия эшкуарларының чит илгә сатуга карата кызыксыну дәрәҗәсенең артуы. Татарстан Республикасы eBay аша экспортлаучы төбәкләрнең иң-иң унлыгына керә – узган ел гына да 580 артык Татарстан сатучысы чит ил сатып алучыларына 60 000 тирәсе товар җибәргән.

Моннан тыш, элеккеге уртак инициативаның уңышлы гамәлгә ашырылуына да мисаллар булуын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай итеп, eBay аша рәсми кибете ярдәмендә «КАМАЗ-мастер» спорт командасы беренче айда 50дән артык сату башкарган. Хәзер алар үз товарларын Германия, АКШ, Бельгия, Италия, Испания, Австралия һәм Франциягә җибәрә, әмма якын киләчәктә бу исемлекне киңәйтергә планлаштыралар». 

Субсидияләнә торган хезмәтләр күрсәтү җыелмасы:
● eBay һәм PayPal аккаунтларын теркәү;
● eBay аша кибет оештыру һәм рәсмиләштерү;
● 500 кадәр товар карточкасы кертү («Авто өчен запас өлешләр» категориясендә – 10 000 кадәр);
● Профессиональ сатучы дәрәҗәсендә мәйданчыкта эшләргә өйрәтү;
● eBay аша индивидуаль хәрәкәт итү стратегиясен булдыру.

Компания, катнашу өчен, түбәндәге критерийларга туры килергә: КУЭ субъекты булырга, Татарстанда юридик адреска ия булырга һәм интернет аша сату өчен туры килә торган товарларны ваклап һәм күпләп сату өлкәсендә эшчәнлек алып барырга тиеш.

Катнашу өчен гаризалар программа сайтында (https://landing.zonesmart.ru/tatarstan) кабул ителә.

Программада катнашуга бәйле кызыксыну барлыкка килгән очракта, 2021 елның 6 маена кадәр tatexport@yandex.ru  электрон почтасына түбәндәге мәгълүматларыгызны җибәрүегез сорала:
- компаниянең исеме
- ИНН
- элемтә өчен телефон һәм фамилия, исем, ата исеме
- мәйданда Сез урнаштырырга планлаштырган продукция, каталог
- компаниянең рәсми сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International