2021 елның 1 июленнән Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән аерым контроль төрләре өчен күзәтчелек органнары карарларына судка кадәр шикаять белдерү процедурасы кертеләчәк. 2023 елның 1 гыйнварыннан ул дәүләт контроле турындагы закон белән җайга салына торган барлык контроль төрләре өчен этаплап кертелә башлаячак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко бу өлкәдә сынау тәҗрибәсен гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә хәбәр иткән.
Хәзерге вакытка кадәр контроль органнары белән бәхәсләрне хәл итүнең бердәм тәртибе юк иде – шикаятьләрне карау срокларын һәм процедураларын һәр ведомство мөстәкыйль билгели. Күзәтчелек ведомстволары карарларына яки тикшерүче гамәлләренә мәҗбүри рәвештә шикаять бирүнең яңа процедурасы контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында яңа Федераль закон белән каралган. Шикаятьләрне карау процедурасы законда төгәл регламентланган: мөрәҗәгать итүчегә җавап бирү өчен 20 эш көне бирелә.
Исегезгә төшерик, 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында яңа закон кабул ителгән иде, аның нигезләмәләре 2021 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк.
Әлеге закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында 2020 елның августында Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин күзәтчелек органнары карарларына судка кадәр шикаять белдерү буенча эксперимент үткәрү турындагы карарга кул куйган иде. Сынауда 63 контроль төре буенча 19 контрольлек ведомствосы катнаша.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында эксперимент кысаларында электрон рәвештә контроль органга шикаять бирергә, аны карауның барлык этапларын күзәтеп торырга һәм ведомствога бармыйча гына вазыйфаи затлар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә торган сервис булдырылган.
Дәүләт хезмәтләре порталының «Контрольлек органнары карарына шикаять» бүлегендә шикаять бирергә, аны карап тикшерүнең барлык этапларын тикшерергә, шулай ук ведомствога бармыйча гына вазыйфаи затлар белән хезмәттәшлек итәргә мөмкин.
Хәзерге вакытта судка кадәр шикаять бирү юлы белән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Ростуризм, Роспотребнадзор, Росздравнадзор, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм Ростехнадзор һәм башка федераль органнарның контроль чаралары нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарларга судка кадәрге тәртиптә дәгъва белдерергә мөмкин.