ТР Икътисад министрлыгында Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Республика муниципаль берәмлекләре һәм иҗтимагый советлары вәкилләреннән торган эшче төркем әгъзалары Татарстанда КУЭ субъектларының экспорт эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Утырышта «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектына кергән «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проектын гамәлгә ашыру төп мәсьәлә булды. Проект кысаларында республикада кече һәм урта эшкуарлык экспортын үстерү буенча мөһим бурыч тора.
Әлеге максатларда Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре арасында экспорт эшчәнлеген үстерү буенча системалы эш оештырырга һәм куелган бурычларны үтәү өчен карарлар эшләргә кирәк.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чимал булмаган энергетика экспортын үстерү турындагы нотык белән «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм үзәге җитәкчесе Артур Гайнов чыгыш ясады.
Икътисад министрлыгы тарафыннан КУЭ субъектларының чимал булмаган энергетика экспортын үстерү буенча юл картасы проектының эшләнүе турында билгеләп үтелде. Элегрәк юл картасының проекты тышкы икътисадый эшчәнлеккә кагылышлы министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелгән булган. Хәзерге вакытта, алынган искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, тиешле юл картасы проекты эшләп бетерелгән.
Бүгенге көндә төп бурыч – потенциаль һәм гамәлдәге экспортерларны мөмкин кадәр күбрәк ачыклау, аларның экспорт потенциалын бәяләү һәм аларга чит ил базарларына чыгуда ярдәм күрсәтү. Шулай ук, һичшиксез, Экспортка ярдәм үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләрне һәм эшкуарлар өчен ярдәм чараларын популярлаштыру эше дә мөһим бурыч булып тора.
Бу бурычны гамәлгә ашыруда «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре, районнарның эшкуарларга хезмәт күрсәтү өлешендә Экспортка ярдәм үзәге белән даими элемтәдә торуы, үзәк чараларына мөмкин кадәр күбрәк потенциаль һәм гамәлдәге экспортерларны җәлеп итү – план күрсәткечләренә ирешү буенча эшнең мөһим өлеше.