ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов контроль-күзәтчелек таләпләре бозылуны профилактикалау буенча республика тәҗрибәсен берьюлы ике төбәктә тарату турындагы килешүне имзалады. Кырым Республикасы һәм Ставрополь крае белән килешү имзалау Петербург икътисадый форумында узды һәм әлеге тәҗрибәне илнең 7 субъектына кадәр җәелдерү мөмкинлеген бирде.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды. Визит кысаларында ул шәһәр предприятиеләре һәм район эшкуарлары өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Ярославльдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) эшче һөнәрләр илкүләм чемпионатының россиякүләм сайлап алу ярышлары узды. Татарстаннан финалга «Эшкуарлык (юниорлар)», «Финанслар» һәм «Иминият агенты» юнәлешләре буенча өч команда үткән. ТР Икътисад министрлыгы әлеге компетенцияләр буенча яшь профессионалларны әзерләүгә кураторлык итә.  

10 июньдә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге җитәкчесе Артур Гайнов чит илләргә продукцияне экспортлаучы эшкуарларга түләүсез ярдәм күрсәтү, чит ил контрагентларын эзләү һәм халыкара маркетплейсларда урнаштыру ысуллары, шулай ук быел ИТ-эшкуарлар өчен төп семинарлар һәм күргәзмәләр турында сөйләячәк.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Казанда Балаларны яклау көнендә #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясе кысаларында ярминкә булып узды. Анда катнашкан 19 яшь эшкуар Балалар хосписына ярдәм итү йөзеннән 10 000 сумга якын акча җыйган, шулай ук үзләре җитештергән продукцияне дә бүләк итеп тапшырган. Чара ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары итеп Роман Әмирханов билгеләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле күрсәтмәне имзалаган.

2021 елның 27 маенда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә Россия МКФХ Татарстан идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар узды.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең атналык утырышы кысаларында конкуренцияне үстерү турында фикер алыштылар.

Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев 2021 елның 11 маенда кабул ителгән 438 номерлы «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү буенча ведомствоара эшче төркем төзү турында»гы боерыкны имзалаган.

Татарстан Республикасындагы микро һәм кече бизнес елына 6% башлап 8% кадәрге ставкалар буенча ташламалы финанс арендасы (лизинг) шартларында яңа җиһазлар сатып алырга мөмкин. Ташламалы җиһазлар лизингы программасы региональ лизинг компанияләре аша Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International