ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 7-20 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре гражданнары арасында түбәндәге юнәлешләр буенча социологик сораштырулар уздыру оештырылачак:


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды (ФПП) «Перезагрузка» һәм «Үзмәшгульләр» программалары буенча 1 июньгә кадәр ташламалы финанс җәлеп итү турындагы барлык гаризалар буенча ставкаларны РФ ҮБ төп ставкасына кадәр (5%) киметте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың кече һәм урта бизнесына 2021 елда гамәлгә ашырылачак яңа ярдәм чаралары турында сөйләде. Алар арасында микрофинанслау, субсидияләү, үзмәшгульлләргә грант ярдәме һәм гарантияле поручительлек программалары бар. Чаралар Татарстан эшкуарларының реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган.  

Конкурс чимал булмаган энергетика товарлары, эшләр, хезмәт күрсәтүләр, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен экспортлауда зур уңышларга ирешкән эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар арасында үткәрелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта 2021 елда яңа республика ярдәме чаралары турында сөйләде. Әйтик, июнь аеннан сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы старт ала. Инфраструктур мәйданчыкларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан пакетлы чаралар эшләнде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы даими рәвештә бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге программаларын камилләштерү өстендә эшли. Пандемия чорында 2 программа – гамәлдәге бизнес кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләү һәм азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү зур ихтыяҗ булуын күрсәтте. Агымдагы елда бу проектларны дәвам иттерү турында карар кабул ителде. Ярдәм алу өчен гаризалар 11 июньнән кабул ителә башлый.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – вәкаләтле орган) «Процент ставкасын субсидияләү» программасы буенча субсидияләр алу өчен гаризалар сайлап алу турында игълан итә.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Петербург халыкара икътисадый форумы барышында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү нигезендә уңышлы идарә практикалары белән алмашу күздә тотыла. Уртак эшнең беренче этабы – Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен эшләнгән һәм апробацияләнгән цифрлы чишелеш – ФАСТТРЕК.РФ порталын тиражлау.

Стратегик инициативалар агентлыгы 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестиция климаты торышының Илкүләм рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте. Тулаем алганда, федераль дәрәҗәдә икътисад үсешен тоткарлый торган катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстан инвестиция җәлеп итүчәнлекнең югары дәрәҗәсен саклап калу һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләтеп җибәрү буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен раслады. Республика башкала төбәгеннән кала рейтингның икенче баскычында тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International