Икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге эш төркеме Чистай муниципаль районында булды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды. Визит кысаларында ул шәһәр предприятиеләре һәм район эшкуарлары өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, Чистай районы Башкарма комитеты вәкилләре белән бергә, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты - «Меттэм АК» компаниясен карадылар. Әлеге компания транспорт белән идарә итү өчен цифрлы система компонентлары һәм интеллектуаль телематик чишелешләр җитештерүне оештыру проектын гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә компания 1,2 миллион сум инвестицияләгән, 11 эш урыны булдырылган.

Алга таба Равил Сираҗиев Чистайның система барлыкка китерүче предприятиесе булган «Бетар» исәпләү приборлары җитештерү компаниясендә булды, биредә 474 кеше эшли. Яңа проектны гамәлгә ашыру өчен 2021 елда фирма станоклар төзү һәм робот техникасы цехын ачырга планлаштыра, план буенча заказга һәм үзендә куллану өчен җиде берәмлек программа-аппарат комплексы җитештерелә башлаячак.

Шулай ук ул «Татполимер» ТСК ҖЧҖ предприятиесендә дә булды, әлеге предприятие пластик эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. 2020 ел ахырында предприятие яңа продукция – тасмалы ашлык төягечләр эшләп чыгарган һәм үзләштергән, әлеге техника базарда үзләрен яхшы яктан күрсәткән, хәзер фирма Россия төбәкләреннән дә заказлар алган.

Эшлекле визит кысаларында министр урынбасары «Чистай» индустриаль паркында булды, аның территориясендә 12 резидент, шул исәптән «Технология успеха», «КамЛит», «Барс» аяк киемнәре компаниясе, «Чзп», «Гиперион» һәм «Металлтехника» компанияләре эшли, аларда 893 эш урыны булдырылган. Проектларны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган проблемалар, шулай ук алга таба үсеш юллары фикер алышуның мөһим мәсьәләсе булды.

Сәфәрнең соңгы пункты Чистай районы предприятиеләрендә узган ел ахырында реестрга кертелгән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты «Камский пекарь» ҖЧҖ булды. Предприятие икмәк һәм камырдан кондитер әйберләре, тортлар һәм озак сакланмый торган пирожныйлар җитештерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә компания 8,9 миллион сум инвестицияләгән, 20 эш урыны булдырылган.

Сәфәр ахырында икътисад министры урынбасары киңәшмә үткәрде, анда тулаем алганда районның да, икътисадның аерым тармаклары вәкилләренең дә социаль-икътисадый үсешенең төп мәсьәләләре каралды, үсеш нокталары билгеләнде. Шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү чаралары да каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International