Казанда Балаларны яклау көнендә #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясе кысаларында ярминкә булып узды. Анда катнашкан 19 яшь эшкуар Балалар хосписына ярдәм итү йөзеннән 10 000 сумга якын акча җыйган, шулай ук үзләре җитештергән продукцияне дә бүләк итеп тапшырган. Чара ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
1 июнь – Балаларны яклау көнендә, «KazanMall» сәүдә үзәгенең бульвар-түбәсендә эшкуар балалар катнашында хәйрия ярминкәләре сериясенең беренче этабы узды. «Эшкуарлык фабрикасы – Балалар» белем бирү программасын тәмамлаган 19 кеше үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итте, нәтиҗәдә 39 100 сум хезмәт хакы алганнар.
Сату нәтиҗәләре буенча яшь эшкуарлар ирекле рәвештә Казан балалар хосписына ярдәм итүгә 9 350 сум бүлеп биргән, шулай ук бүләк сыйфатында фломастер, чәй, табигый сабын, буйый торган рәсемнәр һәм үзләре җитештергән тәм-томнар тапшырган.
Милана Миль, 10 яшь, стресска каршы сувенирлар сата: «Мин үземне ярдәмсез калган бала урынына куеп карадым һәм йөрәгем кысылып куйды, ничек тә ярдәм итәсе килеп китте. Гаиләм белән хосписка барып, үземнең ярдәмемне тәкъдим итәргә, балалар белән аралашырга теләр идем».
Дамир Баратов, 11 яшь, арахис пастасы җитештерә: «Проектым белән күптән түгел шөгыльләнә башладым. Ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итәргә булдым. Киләчәктә мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәргә телим. Әгәр барлык кешеләр дә балаларга ярдәм итсә, дөнья бәхетлерәк һәм яхшырак булачак».
Исегезгә төшерәбез, #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясе 26 майда, Россия эшкуарлыгы көнендә, төбәк эшкуарларының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашуы вакытында игълан ителгән иде. 5 июньгә кадәр ярминкәләр Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәттә планлаштырылган.