Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары итеп Роман Әмирханов билгеләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле күрсәтмәне имзалаган.
«2021 елның 26 маеннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе вазыйфасына Әмирханов Роман Дамир улын билгеләргә», – диелә хәбәрдә.
Элегрәк ул Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсенең Казан шәһәре дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе урынбасары – җитәкче вазыйфасын башкарган иде.
Роман Әмирханов Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитетының Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда да, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре киселешендә дә актуаль, ышанычлы һәм тулы мәгълүмат белән тәэмин итү системасын үстерү һәм камилләштерү, республикада социаль-икътисадый вазгыятьне фаразлау һәм идарәи карарлар кабул иткәндә мәгълүмат ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итүче ведомствоара мәгълүмат алмашу өлешендә Министрлыкка тапшырылган мәсьәләләргә кураторлык итәчәк.