2021 елның 27 маенда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә Россия МКФХ Татарстан идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар узды.
Чарага барлык республика һәм муниципаль хакимият органнары, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Икътисад министрлыгыннан конкуренцияне һәм эшкуарлыкны үстерү анализы бүлеге җитәкчесе Ильяс Галимов һәм бүлекнең әйдәп баручы белгече Альбина Бикбаева катнашты.
Докладчылар тарафыннан агымдагы елда ачыкланган төп, монополиягә каршы законнар өлкәсендә, реклама һәм дәүләт (муниципаль) сатып алулар турындагы законнарны бозу очраклары турында әйтелде, шулай ук суд практикасына анализ ясалды.
«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер конкуренцияне адвокатлаштыруның 5 ноктасы турында сөйләде һәм республикада конкуренцияне үстерүдә Республика маркетинг үзәге ролен аерым билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Контроль-финанс идарәсе җитәкчесе Владимир Мишеловин тарафыннан агымдагы елның 7 апрелендә Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерүгә багышланган ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмәдә конкуренцияне үстерү буенча республиканың иң яхшы тәҗрибәсе буларак РМҮ эше билгеләп үтелгән иде.