Ярославльдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) эшче һөнәрләр илкүләм чемпионатының россиякүләм сайлап алу ярышлары узды. Татарстаннан финалга «Эшкуарлык (юниорлар)», «Финанслар» һәм «Иминият агенты» юнәлешләре буенча өч команда үткән. ТР Икътисад министрлыгы әлеге компетенцияләр буенча яшь профессионалларны әзерләүгә кураторлык итә.
Татарстаннан «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2021 IX Илкүләм чемпионаты финалына Икътисад министрлыгы җитәкчелегендәге компетенцияләр буенча икешәр кешелек өч команда узган. Шуларның берсе – «Эшкуарлык (Юниорлар)» юнәлеше. Конкурентлы көрәштә Татарстан егетләре менә дигән нәтиҗә күрсәткән.
Татарстанлылар илкүләм чемпионатка берничә ай әзерләнгән – бизнес-проект булдырганнар, ныклы рәвештә аны үстерү өстендә эшли башлаганнар, төбәк этабында җиңгәннән соң киләсе этап – сайлап алу ярышларына әзерләнә башлаганнар. Яшь эшкуарлар жюри хөкеменә «Wood Space» проекты – агач конструкторлар, шулай ук лазерлы граверада бастырылган, кирәкле булган агач эшләнмәләрне эшләп чыгара, аларны җитештерә һәм онлайн тәртибендә сата торган интернет-кибетне тәкъдим иткәннәр. Егетләр Россия төбәкләреннән 20 артык көндәшне уздырып, җиңү яулаган.
16 яшьлек яшүсмерләр Казандагы лицейларның берсендә укыйлар, шулай ук эшкуарлык өлкәсендә дә үзләрен актив үстерәләр. Алексей Коротков мәктәп бизнес-компаниясе вице-президенты, Артем Краус 3D-модельләштерү белән шөгыльләнә.
«Эшкуарлык эшчәнлеге һәм югары технологияләр – Артем Краус белән бергә минем бизнесымда берләштереп булган ике хоббием. Лицей эчендә, Samsung School мәктәбенә йөргәндә, мин кушымталар эшләргә өйрәндем, ә минем кулдашым модельләштерергә өйрәнде, нәкъ менә шуңа күрә Артем безнең компаниядә җитештерү һәм сызымнар өчен җавап бирә, ә мин – интернет-кибетебезнең маркетингы өчен. Күнекмәләрдә, ярышларда мин үз максатым – уңышлы эшкуар булу өчен кирәкле белемнәрне алам», – дип сөйләде Алексей Коротков.
Хәзер инде татарстанлыларга 21-25 июльдә Башкортстан Республикасында узачак илкүләм чемпионат финалында чыгыш ясарга туры киләчәк. Анда алар Мәскәү, Ленинград, Смоленск, Курск, Төмән өлкәләре, Красноярск крае, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре командалары белән көч сынашачак.
Моннан тыш, финалга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Финанслар» һәм «Иминият агенты» компетенцияләре дә узган. Балаларга уңышлар телик!