Татарстан бизнесы ташламалы җиһазлар лизингыннан файдалана ала

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасындагы микро һәм кече бизнес елына 6% башлап 8% кадәрге ставкалар буенча ташламалы финанс арендасы (лизинг) шартларында яңа җиһазлар сатып алырга мөмкин. Ташламалы җиһазлар лизингы программасы региональ лизинг компанияләре аша Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

«Ташламалы лизинг дәүләт ярдәменең мөһим һәм уңайлы коралы булып тора. Бу – залогсыз финанслау. Тәэмин итү предметы – лизинг үзе», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Конкуренцияне һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хисмәтов.

Эшкуарлар өчен җиһазлар һәм тәэминатчыларны сайлауда чикләүләр юк. Лизинг финанславы ташламалы процент ставкалары буенча бирелә: Россия җиһазларына – 6% һәм чит ил җиһазларына – 8%. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән яки эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен финанслау суммасы – 500 мең сумнан алып 50 млн. сумга кадәр.

Лизинг компаниясе товар белән тәэмин итүчедән мөстәкыйль рәвештә яңа җиһазлар сатып ала һәм аны лизинг алучыга вакытлыча файдалануга һәм лизинг килешүе буенча ахыргы түләүне түләгәнчегә кадәр идарәлеккә тапшыра.

Әлеге ярдәм чарасының үзенчәлеге шунда ки, лизинг алучы, региональ гарантия оешмасының поручительлеген җәлеп иткән очракта, беренчел түләү кертмичә, хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

«Бу этапта безнең Татарстан Республикасы Гарантия фонды да кушыла. Тиешле бәяләүләрне уздырганнан соң, кирәк булганда, без аванс түләвен поручительлеккә алыштырабыз», – дип өстәде Эмиль Хисмәтов.

Моннан тыш, ташламалы лизингта түләү буенча лояль шартлар каралган, бизнесның сезонлы булуына карап, түләүләрнең индивидуаль ешлыгы билгеләнә.

8 (843) 524-72-32 телефоны буенча ташламалы лизинг алу шартлары буенча тулырак консультация алырга мөмкин.

ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International