«Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасын үстерү һәм гамәлгә кертү буенча ведомствоара эшче төркем төзелгән

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев 2021 елның 11 маенда кабул ителгән 438 номерлы «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү буенча ведомствоара эшче төркем төзү турында»гы боерыкны имзалаган.

Ведомствоара төркем «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасын  үстерү һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча кулланучыларның фикерен исәпкә алу, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең цифрлы стандартларын координацияләү органнары белән килештерү, шулай ук «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләрне тикшерү һәм хәл итү максатларында төзелә.

Төркем рәисе итеп Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов билгеләнгән. Эшче төркем составына Россия Федерациясенең 62 субъектыннан вәкилләр кертелгән.

Беренче утырышны үткәрү 2021 елның II кварталында планлаштырылган.

Татарстан Республикасыннан ведомствоара эшче төркем составына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле – контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген координацияләү һәм камилләштерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Дәминова кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасы контроль (күзәтчелек) органнарының гражданнар һәм оешмалар белән ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек бурычларын хәл итүне автоматлаштыру, шулай ук профилактика һәм контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү, шул исәптән системаның мобиль кушымтасыннан файдаланып эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International