Кырым һәм Ставрополь краенда бизнеска административ басымны киметү буенча Татарстан тәҗрибәсен таратмакчылар

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов контроль-күзәтчелек таләпләре бозылуны профилактикалау буенча республика тәҗрибәсен берьюлы ике төбәктә тарату турындагы килешүне имзалады. Кырым Республикасы һәм Ставрополь крае белән килешү имзалау Петербург икътисадый форумында узды һәм әлеге тәҗрибәне илнең 7 субъектына кадәр җәелдерү мөмкинлеген бирде.

Элегрәк ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Сыналган бизнес» порталы СИА һәм Росконгресс фонды тарафыннан оештырылган «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумының финалисты булган иде. 

«Сыналган бизнес» порталында зур белем базасы бар, аны кулланып, эшкуарлар үз эшчәнлекләренең күзәтчелек таләпләренә туры килүен мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала. Порталның функционалы шулай ук бизнес һәм тикшерүче инстанцияләрнең үзара бәйләнешендәге системалы проблемаларны да ачыкларга һәм аларны оператив рәвештә бетерергә мөмкинлек бирә. Мондый комплекслы якын килү бизнеска басым ясауны шактый киметә», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры. Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, проектның төп бурычы – кече бизнеска административ басымны киметү, контрольлек итүче органнарның таләпләре бозылу очракларын профилактикалау һәм үзмәшгульлекне популярлаштыру. Проект эшкуарлык һәм күзәтчелек таләпләре өлкәсендә гамәлдәге хокукый кыр турында түләүсез мәгълүмат-консультация ярдәме алу мөмкинлеген бирә, шул исәптән әлеге өлкәләрдә эксперт аңлатмалары һәм күрсәтмәләре дә бар.

«Россия Федерациясе субъектлары арасында хезмәттәшлек буенча Татарстан Республикасы белән имзаланган килешү «Смартека» платформасын тотрыклы үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен гамәлгә кертүне үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук Кырым эшкуарлары өчен уңай эшлекле климат булдырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Кырым ягыннан имзалаучы – икътисадый үсеш министры Дмитрий Шеряко.

Ул шулай ук практиканы куллану Кырым эшкуарларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәчәк, дип ассызыклады.

Ставрополь краеның икътисадый үсеш министры Сергей Крынин, төбәкне тотрыклы рәвештә социаль-икътисадый үстерү өчен тикшерә торган органнар һәм эшкуарлар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру мөһим, дип билгеләп узды: «Моның өчен контроль-күзәтчелек өлкәсендә, шул исәптән цифрлы технологияләрне куллану юлы белән дә, эшкуарга ачык һәм аңлаешлы система булдырырга кирәк. Бу очракта без Ставрополь краеның эшкуарлар өчен электрон сервислар булдыруны күздә тоткан «Сыналган бизнес» проектында катнашуын нәтиҗәле корал итеп күрәбез», – дип нәтиҗә ясады ул.

«Сыналган бизнес» Россия Федерациясенең 5 субъектында: Мордовия Республикасында, Хабаровск краенда, Белгород, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләрендә тиражланган инде. Сервис платформасында бөтен илдән 5 меңнән артык бизнесмен теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International