ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларның фикерен һәм реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган бизнеска ярдәм итү чараларын актив гамәлгә ашыруны дәвам итә. Министрлык карамагындагы оешмалар Татарстан Республикасы эшкуарларына һәм үзмәшгуль гражданнарына финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын күрсәтә.

Татарстаннан ике проект «Елның иң яхшы социаль проекты» VI Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган. Конкурс 12 номинация буенча үткәрелгән, республика проекты «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы социаль эшкуарлык проекты» номинациясендә лауреат булган, тагын бер Татарстан инициативасы РФ Федерация Советының «Хатын-кыз оештырган иң яхшы социаль проект» дигән махсус номинациясенә лаек булган.


2
июль, 2021 ел
җомга

2021 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Әлмәт алдынгылыкны яулаган. Икенче урында – Түбән Кама муниципаль районы, өченчедә – Лаеш районы.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2021 елда социаль предприятиеләр исемлегенә керү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү дәвам итә. Эшне республика Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структура – «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге үткәрә. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды тарафыннан Гарантия фонды поручительлеге белән кече бизнеска кредит бирү өчен «Гарантия агымы» («Гарантийный поток») дигән яңа цифрлы сервис эшләнгән.  Дәүләттән поручительлек алып, эшкуарларга онлайн кредит бирүдә бу Россия өчен беренче шундый тәҗрибә.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Индустриаль (сәнәгать) паркы территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә сайлап алуда катнашуга гариза бирүчеләр игътибарына!

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 Халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы кысаларында 2021 елның 25 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләре раслау турында» 990 номерлы карар кабул ителгән.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Икътисад министрлыгы экспорт юнәлешле эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен белем бирү чаралары сериясен дәвам иттерә. Әйтик, 30 июньдә Эшкуар йортында Кытай сәүдә базары белән хезмәттәшлек итүгә һәм Татарстан Республикасы таможнясы белән эшләүгә багышланган конференция узачак. Чараны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге оештыра.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2020 ел өчен «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» максатчан моделен Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә кертү күрсәткечләренә ирешүнең йомгак күрсәткечләрен раслаган. Татарстан Республикасы 2020 елга билгеләнгән күрсәткечләрнең максималь максатчан күрсәткечләренә ирешкән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International