Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләре расланган

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы кысаларында 2021 елның 25 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләре раслау турында» 990 номерлы карар кабул ителгән.

Кагыйдәләр чираттагы календарь елында контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау тәртибен билгели.

Чираттагы календарь елына профилактика программалары автоматлаштырылган режимда үзлектән тикшерүне оештыру чараларын; контрольдә тотылучы затларны матди булмаган бүләкләүгә юнәлдерелгән чараларны, мәҗбүри профилактика визитлар уздыру чорларын күздә тотарга тиеш.

Документ 2021 елның 1 июленнән үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез, гамәлгә ашырыла торган профилактика чараларының сыйфатын арттыру максатларында республиканың барлык тикшерү органнарында законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу куркынычын профилактикалау программалары расланган. Әлеге программа, шул исәптән, быелга хокук куллану практикасы буенча гавами фикер алышулар графигын да үз эченә ала. Ул мәҗбүри таләпләр бозылу очракларын булдырмый калу һәм тупланган хокук куллану тәҗрибәсен карау мәсьәләләре буенча эшкуарлар белән очрашулар үткәрү мөмкинлеген бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International