Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды тарафыннан Гарантия фонды поручительлеге белән кече бизнеска кредит бирү өчен «Гарантия агымы» («Гарантийный поток») дигән яңа цифрлы сервис эшләнгән. Дәүләттән поручительлек алып, эшкуарларга онлайн кредит бирүдә бу Россия өчен беренче шундый тәҗрибә.
Сервис ярдәмендә республиканың кече предприятиеләре кредитларны кыска вакыт эчендә, залогсыз һәм банкка шәхсән барып тормыйча гына онлайн рәсмиләштерә ала, кайбер очракларда гариза тапшырып, заем акчаларын алганчыга кадәр 2 көн вакыт уза.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды займ суммасының 50% күләмендә поручительлек бирә. Нәтиҗәдә, бизнес онлайн кредит бирү сегментында иң түбән 12,9 процентлы ставка (уртача бәясе – 18-22%) белән 12 айга кадәр срокка 5 млн. сумга кадәр финанс җәлеп итә ала. Татарстан Республикасы эшкуарлары, сервис ярдәмендә, 21,6 млн.сумлык финанс ала алган инде.
ТР Гарантия фонды сайтында гариза тапшырырга, шулай ук хезмәт күрсәтү һәм сервис турында консультация алырга мөмкин: http://garfondrt.ru/ яки 8(843) 293-16-94 телефоны буенча.