Татарстанда 2021 елда социаль предприятиеләр исемлегенә керү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү дәвам итә. Эшне республика Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структура – «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге үткәрә.
Май ае азагында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Икътисад министрлыгыннан тыш, иҗтимагый оешмаларның, дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре һәм ТР бизнес-омбудсмены кергән комиссия каравына республиканың социаль юнәлешле бизнесыннан 108 гариза чыгарылган иде, шулар арасыннан 100 гариза Исемлеккә кертелергә тиеш иде.
Ведомствоара комиссия утырышлары даими рәвештә ай саен һәм республика бизнесыннан «социаль предприятие» статусын алуга гаризалар кергән саен уздырыла.
«Социаль предприятие» исемлегенә социаль якланмаган (зәгыйфь) гражданнарны эш белән тәэмин итү яки мондый гражданнар тарафыннан җитештерелә торган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатуны тәэмин итүче, шулай ук әлеге категория гражданнар өчен билгеләнгән товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) җитештерү буенча эшчәнлек алып баручы эшкуарлар керә ала. Иҗтимагый файдалы максатларга ирешү һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыру, мәсәлән, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү, балаларны ял иттерү һәм савыктыру буенча хезмәт күрсәтү, мәдәни-агарту эшчәнлеге һәм башкалар – сайлап алуның тагын бер таләбе булып тора.
Исемлеккә кергән эшкуарлык субъектлары финанс һәм финанс булмаган ярдәм алуда өстәмә мөмкинлекләр ала, шул исәптән РФ Үзәк Банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә тигез ставка буенча «Социаль эшкуар» ташламалы микрозаймына һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен 500 мең сумга кадәр грантлар алуга исәп тота ала.
Татарстанда Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты» адресы, (843) 222-90-60 (өстәмә 105) телефоны, ciss.rt@mail.ru электрон адресы буенча документлар тапшырырга һәм консультация ярдәме алырга мөмкин.