Икътисад министрлыгы экспорт юнәлешле эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен белем бирү чаралары сериясен дәвам иттерә. Әйтик, 30 июньдә Эшкуар йортында Кытай сәүдә базары белән хезмәттәшлек итүгә һәм Татарстан Республикасы таможнясы белән эшләүгә багышланган конференция узачак. Чараны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге оештыра.
Конференциянең беренче блогында Кытай сәүдә челтәрләре вәкилләре белән телекүпер оештырылачак, аның барышында Татарстанның азык-төлек продукциясе җитештерүчеләре өчен продуктларын тәкъдим итү һәм башлангыч сөйләшү үткәрү мөмкинлеге булачак. Блокның модераторы – China Expert International җитәкчесе Михаил Медведев, ул эшкуарларга презентацияләрне кытай теленә тәрҗемә итүдә дә ярдәм итәчәк.
Икенче блок Татарстан Республикасы таможнясы белән эшләүгә багышланачак. Ведомство вәкилләре йөкләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, таможняның закон таләпләре, кирәкле документларны әзерләү нечкәлекләре турында сөйләячәк, шулай ук контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек иткәндә бизнеста килеп туган тагын берничә мәсьәләгә кагылачаклар.
Конференция STS Logistics региональ директоры чыгышы белән тәмамланачак, ул бөтен дөнья буенча товарларны экспорт белән тәэмин итүгә ничек әзернәнергә һәм моны ничек итеп рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләячәк.
Конференция 10:00 сәгатьтә башланачак, шулай ук ТР Экспортка ярдәм үзәгенең YouTube-каналында трансляция дә оештырылачак. Трансляциягә сылтаманы теркәлгән һәркем чара башланганырга ике сәгать алдан алачак.
Катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1685990/.
Кытай компанияләре белән телекүпердә катнашырга теләгән эшкуарлар өчен 28 июньнең 16:00 сәгатенә кадәр теркәлергә була, калганнар 29 июньнең 17:00 сәгатенә кадәр теркәлү уза ала, бу чарага нәтиҗәлерәк әзерләнү максатында шулай эшләнә.
Әгәр күрсәтелгән вакытта теркәлергә өлгермисез икән, бу хакта Whatsapp мессенджерының : +7(987)-270-06-91 номеры буенча хәбәр итегез.