2021 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Әлмәт алдынгылыкны яулаган. Икенче урында – Түбән Кама муниципаль районы, өченчедә – Лаеш районы.
Рейтинг ай саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 14 күрсәткеч буенча формалаштырыла, алар арасында: уртача исәпләп чыгарылган хезмәт хакының күләме, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы һ.б.
Кукмара, Минзәлә һәм Теләче муниципаль районнары рейтингта 3 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә бәйле. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 1 июненә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,06% тәшкил итә. Шул ук вакытта 37 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе – Актаныш (0,21%), Минзәлә (0,29%), Алексеевск һәм Кайбыч (0,3%) муниципаль районнарында, иң зур күрсәткеч Нурлат (1,89%), Питрәч (1,61%) муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә (1,58%) теркәлгән.
Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп озатылган продукция күләме – 381,51 мең сум, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр – Әлмәт (2499,4 мең сум), Түбән Кама (1009,8 мең сум) һәм Яңа Чишмә (874,1 мең сум) муниципаль районнарында.
2021 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,305 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (2,889 кв.метр), Лаеш (2,041 кв. метр) һәм Тукай (1,251 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.