2021 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларның фикерен һәм реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган бизнеска ярдәм итү чараларын актив гамәлгә ашыруны дәвам итә. Министрлык карамагындагы оешмалар Татарстан Республикасы эшкуарларына һәм үзмәшгуль гражданнарына финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын күрсәтә. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин «Татарстан 24» телеканалының «Главные новости» тапшыруында бизнесның дәүләттән нинди ярдәмгә исәп тота алуы турында сөйләде. Интервьюны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=oy4BHkB6TIQ