Татарстан эшкуарларының проектлары елның иң яхшы социаль проектлары дип танылган

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Татарстаннан ике проект «Елның иң яхшы социаль проекты» VI Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган. Конкурс 12 номинация буенча үткәрелгән, республика проекты «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы социаль эшкуарлык проекты» номинациясендә лауреат булган, тагын бер Татарстан инициативасы РФ Федерация Советының «Хатын-кыз оештырган иң яхшы социаль проект» дигән махсус номинациясенә лаек булган.

Конкурс «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе булып тора һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә,  МСП Банк һәм «Безнең киләчәк» төбәк социаль программалары фонды ярдәмендә РДСУ тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2019-2020 еллар сезонында анда Россиянең төрле төбәкләреннән 1600дән артык социаль эшкуарлык проекты катнашкан.

Моннан тыш, Конкурс Россия төбәкләре территориясендә эшкуарлык, эксперт һәм идарәчелек берләшмәләрен берләштереп, социаль эшкуарлыкны үстерү индикаторы да булып тора. Шунысын билгеләп үтик, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе берьюлы берничә номинациядә «иң яхшы» исемнәренә лаек булган бердәнбер төбәкләр булган.

Шулай итеп, «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты» дип Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен «Добрые истории» пансионатлары челтәре танылган. Проектны Альбина Сергеева тәкъдим иткән. Пансионат бүлмәләре халыкның хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле булган  төркемнәре өчен уңайлы хәрәкәт итү мөмкинлекләрен булдырып проектланган. Тернәкләнү өчен кирәкле медицина җиһазларыннан тыш, пансионатта территория буенча хәрәкәт итүдә сертификатлы ярдәм чаралары да (тоткычлар, коляскалар, ходункилар) бар. Сәламәтлеге буенча йөри алмый торган кешеләр өчен махсус ванна бүлмәләре һәм озак ятудан тән тиресе тишелүгә каршы матрацлар белән функциональ караватлар әзерләнгән.

Федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелгән һәм «Хатын-кыз оештырган иң яхшы социаль проект» махсус бүләгенә лаек булган Татарстан Республикасының тагын бер инициативасы – Дәлия Гайнанованың сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «махсус» кием тегү остаханәсе. Остаханә махсус ихтыяҗлары булган балаларны һәм яшүсмерләрне физик параметрлары, яше һәм үзенчәлекләренә туры килә торган махсус кием белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Махсус кием-салым ата-аналар һәм балалар тормышын җиңеләйтә, киенү һәм чишенү вакытын киметә, матур, эстетик кыяфәт бирә, тернәкләнү, көн саен, шулай ук операцияләрдән соң киеп йөрү өчен уңайлы.

Моннан тыш, проект ата-аналарны өй шартларында иң гади вариантларда махсус кием тегү күнекмәләренә өйрәтүгә дә юнәлдерелгән. Моның өчен тегү остаханәсе базасында яңа хезмәт белгечлеген үзләштерү максатында трикотаждан кием тегү күнекмәләренә, шулай ук үз балалары өчен кием тегү мөмкинлекләренә өйрәтү оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, Конкурс төрле дәрәҗәдәге башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары, урта һәм эре бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын социаль эшкуарлар һәм социаль өлкә инновацияләре үзәкләре эшчәнлегенә җәлеп итәргә, шулай ук социаль проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәләргә ирешкән социаль эшкуарлыкның иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен ачыкларга һәм таратырга ярдәм итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашу өчен гаризаларны рәсмиләштерүдә ТР Икътисад министрлыгына караган структура – Социаль өлкә инновацияләре үзәге ярдәм итә. Шулай ук Үзәк Татарстан бизнесыннан 2021 елда социаль предприятиеләр исемлегенә керү өчен гаризалар һәм документлар кабул итүен дә дәвам итә. 

Исемлеккә кергән эшкуарлык субъектлары финанс һәм финанс булмаган ярдәм алуда өстәмә мөмкинлекләр ала, шул исәптән РФ Үзәк Банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә тигез ставка буенча «Социаль эшкуар» ташламалы микрозаймына һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен 500 мең сумга кадәр грантлар алуга исәп тота ала.

Татарстанда Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты» адресы, (843) 222-90-60 (өстәмә 105) телефоны, ciss.rt@mail.ru электрон адресы буенча документлар тапшырырга һәм консультация ярдәме алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International