ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан бизнесы бушлай товар билгесен терки алачак. Июль аеннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды шундый хезмәт күрсәтә башлады. Теркәү вакытында бизнесменнар тоткан 350 мең сумга кадәр акчаны Фонд каплаячак.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2020 ел өчен илнең махсус икътисадый зоналары (МИЗ) эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында хисап бастырып чыгарган. Татарстан Республикасының «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зоналары, ведомство тарафыннан бәяләү нәтиҗәсендә, функцияләү нәтиҗәлелеге буенча лидерлар арасына эләккән.


9
июль, 2021 ел
җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Татарстанның дәүләт хакимияте органнары тарафыннан коррупциягә каршы көйрәш сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов коррупциягә каршы көрәшү – Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск районында яшәүче Илдар Харисов үзмәшгульлек сыйфатында бер ел элек теркәлгән. Ир үз эшен башлап җибәргән – сәнгатьле бизәкләр белән коймалар һәм капкалар ясау белән шөгыльләнә. Бизнесны үстерү өчен аңа цехны җиһазландырырга кирәк булган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан ул финанс ярдәме ала алган. Илдар Харисов үзмәшгульлек статусының уңай яклары турында сөйләде.

Татарстанның потенциаль һәм гамәлдәге экспортерлары продуктны экспортка әзерләү, чит илләрдә сатып алучыны эзләү, сөйләшүләр оештыру, логистика процессын оештыру, шулай ук продукцияне онлайн рәвештә чит ил базарларына чыгаруга юнәлдерелгән 6 бушлай ярдәм чарасы алырга мөмкин. Ярдәмне Россия экспорт үзәге күрсәтә, Татарстанда аны төбәкнең Экспортка ярдәм үзәге базасында алырга мөмкин.

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Россиянең кече бизнес субъектлары дәүләт компанияләре белән 1,9 трлн сумлык килешүләр төзегән, Татарстан өлешенә 80 млрд сумга якыны туры килә, бу аны КУЭ субъектларыннан сатып алу күләмен арттыру буенча Россия төбәкләре арасында алдынгыларның берсе итә.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, дәүләт хакимиятенең тармак башкарма органнары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә нәтиҗәләре ТР Президенты каршындагы Конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча республика комиссиясе утырышы нигезенә салыначак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 5 июльдән 70%тан азрак йөкләнгән сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексына сәнәгать парктлары резидентларыннан һәм идарәче компанияләреннән гаризалар кабул итә башлый. Пакет чаралары инфраструктура мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм эшлекле активлык югарырак булган авыл җирендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлы мөмкинлекләрне тигезләү максатларында эшләнгән.

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында ВКС форматында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында халыкка мәгълүмат җиткерү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы делегациясе эш визиты белән Мамадыш районына килде. Икътисад министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре, район башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә, берничә эшчәнлек объектын карап чыкты һәм муниципаль берәмлекнең бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International