Татарстанның махсус икътисадый зоналары эшчәнлек нәтиҗәлелеге буенча лидерлар дип танылган

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2020 ел өчен илнең махсус икътисадый зоналары (МИЗ) эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында хисап бастырып чыгарган. Татарстан Республикасының «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зоналары, ведомство тарафыннан бәяләү нәтиҗәсендә, функцияләү нәтиҗәлелеге буенча лидерлар арасына эләккән.

Икътисадый үсеш министрлыгы махсус икътисадый зоналар эше нәтиҗәлелегенең өч категориясен билгеләгән: нәтиҗәле эшчәнлек (күрсәткеч 80% югарырак), шактый нәтиҗәле эшчәнлек (40%-80% кадәр) һәм нәтиҗәсез эшчәнлек (40% ким).

Методология буенча, МИЗ нәтиҗәлелеген бәяләү 25 абсолют һәм чагыштырма сан күрсәткечләре буенча, шулай ук 6 исәпләмә күрсәткечләре буенча башкарылган. Ахыргы бәядә махсус икътисадый зоналардагы резидентларның гомуми эш нәтиҗәләре, инфраструктура булдыруга федераль һәм региональ бюджет акчаларын кертүнең рентабельлелеге, илкүләм максатларга ирешүгә керткән өлеше, нәтиҗәлелекнең җыелма күрсәткече һәм башка параметрлар исәпкә алынган.

Икътисадый үсеш министрлыгы Россиянең дүрт төргә бүленгән 33 махсус икътисадый зонасына бәяләү уздырган: 15 – сәнәгый җитештерү тибындагы, 7 – техник-гамәлгә кертү тибындагы, 10 – туризм-рекреация тибындагы һәм 1 – порт.

Хисап нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике махсус икътисадый зонасы – «Алабуга» сәнәгый-җитештерү тибындагы МИЗ һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы МИЗ «нәтиҗәле эшчәнлек» статусын алган.

Бүген «Алабуга» МИЗ Россия Федерациясе территориясендә уңышлы сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона лидерлары өчлегендә. Резидентлар тарафыннан кертелгән инвестицияләр күләме буенча да, аларның эшчәнлегеннән алынган табыш күләме буенча да «Алабуга» алда бара.

Бүгенге көндә «Алабуга» МИЗ территориясендә 33 резидент производство эшчәнлеген алып бара, аларда 7,6 меңнән артык эш урыны булдырылган. Kastamonu, HAYAT, Air Liquide, 3M, Rockwool, Armstrong, Август, Транснефть һ.б. кебек эре дөнья компанияләре фәнни эшләнмәләр алып бару һәм җитештерү куәтләрен урнаштыру өчен «Алабуга» МИЗ сайлаган. 2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча «Алабуга» МИЗ резидентларыннан белдерелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 218,2 млрд. сумнан артып китә. МИЗда җитештерелгән продукциядән алынган табыш күләме узган ел – 87,5 млрд. сум, 2021 елның 1 кварталында 20,7 млрд. сум тәшкил иткән.

«Иннополис» махсус икътисадый зонасы илнең 7 техник-гамәлгә кертү зонасы арасында лидер булган. Бүгенге көндә «Иннополис» МИЗда 110 компания РФ Икътисадый үсеш министрлыгының резидентлар реестрына кертелгән, компанияләрдә 4 меңнән артык эш урыны булдырылган. Резидентлар арасында – ICL компанияләре төркеме, «Новые облачные технологии», Schneider Electric, «Магнит ИТ Лаб», «ИТ Х5 технологияләре», «Ачык мобиль платформа», партнерлар арасында – Acronis, «Ростех», S7 TechLab, Тинькофф банк, Альфа-банк, Яндекс, Сбербанк, РСХБ-Интех һ.б. 2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм партнерлары тарафыннан 34,4 млрд.сум инвестицияләнгән, керем күләме – 28,1 млрд.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International