Илдар Харисов: Үзмәшгульлек статусы микрозайм алырга һәм цехны җиһазландырырга ярдәм итте

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында яшәүче Илдар Харисов үзмәшгульлек сыйфатында бер ел элек теркәлгән. Ир үз эшен башлап җибәргән – сәнгатьле бизәкләр белән коймалар һәм капкалар ясау белән шөгыльләнә. Бизнесны үстерү өчен аңа цехны җиһазландырырга кирәк булган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан ул финанс ярдәме ала алган. Илдар Харисов үзмәшгульлек статусының уңай яклары турында сөйләде.

Илдар Харисовны һич арттырмыйча алтын куллы оста дияргә мөмкин. Ир-ат үз һөнәрен яхшы белә, коймалардан һәм капкалардан тыш, ул металлдан бик күп матур эшләнмәләр дә ясый ала. Ул әлеге һөнәренә шәхсән өйрәнүе турында сөйләде. 

«Эшемне башкарганда бөтен сәләтемне җигәм, шуңа күрә матур һәм сыйфатлы килеп чыга. Беренче заказны дуслардан алдым, аларга койма ясадым. Аннары дусларның дусларына. Яхшы оста буларак, минем турындагы яңалык бөтен бистә буйлап таралды, заказчылар үзләре шалтырата башлады», – дип сөйләде Харисов.

Илдар Харисов үз хезмәтен легальләштерергә булган һәм үзмәшгульгә әйләнгән. Хәзер ул киметелгән ставка буенча 4% күләмендә салым түли, аңа идарә итүнең гадилеге һәм үтә күренмәлелеге ошаган – барлык операцияләр телефон кушымтасында башкарыла. Теләге булган очракта, пенсиягә иминият кертемнәрен мөстәкыйль түләп бару мөмкинлеге бар, салым органы түләү суммасын үзе хисаплый, декларацияләр тутырасы юк.

Үзмәшгульлек статусында теркәлгәннән соң, Илдар Харисовның «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килгән. Ул 150 мең сум күләмендә микрозайм рәсмиләштергән. Бу сумманы ул үз цехын җиһазлауга юнәлдергән. Алга таба күрсәтелә торган ярдәм чараларыннан файдаланырга исәп тота. Үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтүгә гариза бирергә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, ташламалы финанслау мөмкинлеген арттыру максатларында, 2021 елның 1 июненнән башлап, «Үзмәшгульләр» микрозаймы буенча максималь процент ставкасы РФ Үзәк банкының төп стакасы – 5,5% кадәр киметелгән, элегрәк ул 6% иде.

Микрозаймнан шәхси эшкуар булмаган һәм махсус салым – «Һөнәри керемгә салым» режимын кулланучы физик затлар файдалана ала. Шул ук вакытта заемчы үзмәшгуль статусында кимендә 6 ай алдан теркәлгән булырга тиеш.

Микрозайм алу өчен, үзмәшгульгә теркәлгән вакытта үзмәшгуль буларак бизнес алып бару территориясен Татарстан итеп сайларга кирәк, ә заемчының яше кредитны түләп бетерү вакытына 65 елдан артмаска тиеш. Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.

Микрозаймга гаризаларны ТР Икътисад министрлыгына караган «Эшкуарлыкка ярдәм фонды» кабул итә, ул Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча урнашкан. Шулай ук алдан консультацияне телефон аша да алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.  Гаризаны «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың муниципаль берәмлекләрендә тәкъдим ителгән Фондның төбәкләрдәге вәкилләре аша җибәрергә мөмкин. Төбәкләрдәге вәкилләр турында белешмә мәгълүматны сайтта табарга мөмкин: https://fpprt.ru/

2021 елда Министрлык эшкуарларның фикерен һәм реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган бизнеска ярдәм итү чараларын актив рәвештә тормышка ашыруны дәвам иттерә, шулай ук быелдан башлап Министрлык карамагындагы оешмалар республиканың үзмәшгуль гражданнарына финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын да күрсәтә. Татарстанда 132,5 мең кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм эшли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International