Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, дәүләт хакимиятенең тармак башкарма органнары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә нәтиҗәләре ТР Президенты каршындагы Конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча республика комиссиясе утырышы нигезенә салыначак.
Көн тәртибендә – 2021 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарларында конкурентлы мохит торышы һәм үсеше турында докладлар һәм конкуренцияне үстерүнең федераль стандартында билгеләнгән төп күрсәткечләргә ирешү перспективалары турында фикер алышу.
Исегезгә төшерәбез, ТР Икътисад министрлыгы республикада конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы булып тора.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча субъектлар рейтингында икенче урынны алды. Ел дәвамында Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белән берлектә республика дәүләт хакимияте башкарма органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эш алып барыла. Конкуренцияне үстерү, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру эше, гадәттәгечә, өстенлекле юнәлеш булып тора.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру, шулай ук 2020 ел өчен республика базарларында конкурентлы мохит торышына еллык мониторинг йомгаклары турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында «Конкуренцияне үстерү» бүлегендә урнаштырылган:
https://mert.tatarstan.ru/materiali-po-realizatsii-standarta-razvitiya-626238.htm