ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов коррупциягә каршы мониторинг үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде

2021 елның 9 июле, җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Татарстанның дәүләт хакимияте органнары тарафыннан коррупциягә каршы көйрәш сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов коррупциягә каршы көрәшү – Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.

Республикада инде 10 ел коррупциягә каршы мониторинг гамәлгә ашырыла, аны өйрәнү коррупциянең гомуми дәрәҗәсен бәяләргә, теге яки бу юнәлешләр буенча эшне активлаштырырга, идарәи карарлар кабул итәргә ярдәм итә. 2017 елда коррупциягә каршы мониторинг электрон форматка күчерелде һәм шул вакыттан бирле мәгълүматларны җыю «Ачык Татарстан» платформасында гамәлгә ашырыла.

Роман Әмирханов республикада үткәрелгән социологик сорашып белешүләр нәтиҗәләрен әйтеп үтте. Әйтик, социологик сорашып белешү нәтиҗәләре буенча респондентларның 5,9%ы гына ришвәтчелек һәм түрәләрнең вазыйфаларыннан явызларча файдалану проблемасына күрсәтә – коррупция проблемасы 9 төрле проблемадан торган исемлектә 8 нче урында тора. Ул билгеләп үткәнчә, көнкүреш коррупциясе кими – татарстанлылар коррупциягә бәйле хәлләргә азрак тарый башлаган. Әмма сораштыру мәгълүматларына караганда, гражданнар үзләренә карата игелек булсын өчен, вазыйфаи затларга ришвәт бирә икән. Татарстанлыларның күбесе коррупция дәрәҗәсен киметү өчен коррупциягә каршы законнарны катгыйландырырга, бюджет акчаларын бүлүне һәм сарыф итүне катгый контрольдә тотарга, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттырырга кирәк, дип саный. 

Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, иҗтимагый контрольлек буенча комиссия рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольлекнең төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International