Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Россиянең кече бизнес субъектлары дәүләт компанияләре белән 1,9 трлн сумлык килешүләр төзегән, Татарстан өлешенә 80 млрд сумга якыны туры килә, бу аны КУЭ субъектларыннан сатып алу күләмен арттыру буенча Россия төбәкләре арасында алдынгыларның берсе итә.
Лидерлар арасында – Мәскәү (650,74 млрд сум), Санкт-Петербург (186,37 млрд сум), Мәскәү өлкәсе (112,81 млрд сум) һәм Свердловск өлкәсе (69,88 млрд сум). Бу хакта КУЭ корпорациясе хәбәрендә әйтелә. КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич сүзләренә караганда, яңартылган стратегия кысаларында Корпорация КУЭ субъектларыннан сатып алу күләмен 2025 елга 5,1 трлн.сумга кадәр җиткерергә әзер.
2021 елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнесның 79 мең компаниясе (9 мең компаниягә үсеш +13,5%) 1 842 эре заказчы белән 1,9 трлн. сумлык килешүләр төзегән. Беренче яртыеллык нәтиҗәләрен 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сатып алулар күләме 339 млрд. сум (+ 22,2%) тәшкил иткән, килешүләр саны 25 меңгә диярлек (+12,8%) арткан. КУЭ корпорациясе (ВЭБ.РФ төркеме) эре заказчылардан сатып алу буенча билгеләнгән квота үтәлешенә мониторинг алып бара, хәзерге вакытта квотаның күләме – 20%.
Искәртеп узабыз, Президент Владимир Путин 1 июльгә кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуның еллык күләмен барлык сатып алу күләменең кимендә 25% кадәр арттыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә кушты. Шулай ук түләүнең чик сроклары да 15 эш көненнән 7 эш көненә кадәр кыскартылырга тиеш.
КУЭ субъектларыннан сатып алу номенклатурасы 2020 ел белән чагыштырганда 489 меңнән 520 меңгә кадәр киңәйтелгән. Килешүнең уртача бәясе 8,52 млн.сум дип бәяләнә. КУЭ субъектларыннан сатып алу күләме буенча 2021 елда алдынгылар арасына кертелгән иң эре заказчылар: «РЖД» ААҖ (90,76 млрд.сум), Сбербанк ГАҖ (66,76 млрд.сум), «Ростелеком» ГАҖ (49,82 млрд.сум), «РЖДстрой» АҖ (45,47 млрд.сум), «Газпром комплектация» ҖЧҖ (41,46 млрд.сум).
Эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проект кысаларында КУЭ компанияләреннән сатып алу күләме 2021 ел нәтиҗәләре буенча – 4,1 трлн.сумга, ә киләчәктә, 2024 елга кадәр 5 трлн. сумга җитәргә тиеш. Илкүләм проект КУЭ акселерациясенең комплекслы системасын оештыруны күздә тота, шул исәптән үз товарыңны сатып алучы эре заказчыларга тәкъдим итә алу мөмкинлеге белән дә.