ТР Икътисад министрлыгы делегациясе эш визиты белән Мамадыш районына килде. Икътисад министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре, район башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә, берничә эшчәнлек объектын карап чыкты һәм муниципаль берәмлекнең бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашты.
Беренче объект «Вятка» сәнәгать паркы булды, анда делегация әгъзалары резидентлар эшчәнлеге белән танышты, шулай ук «Мамадыш пыяла компаниясе» ҖЧҖнең яңа производствосын ачу тантанасында катнашты.
«Вятка» индустриаль паркы сәнәгатьнең төрле тармакларында нәтиҗәле югары технологияле производстволар урнаштыру өчен заманча сәнәгать мәйданчыгы булып тора. Парк территориясендә, яңа пыяла чыныктыру һәм каралту производствосы булган Мамадыш пыяла компаниясен дә исәпкә алып, 5 резидент эшчәнлек алып бара.
Эш башлап җибәргән производство Татарстанда Кытай технологияләре буенча эшләүче икенче завод булачак. Заводта, чыныктырудан тыш, пыялаларны каралтып, стеклопакетлар да җитештереләчәк. Предприятиедә 10 кеше эшләячәк, киләчәктә штатны 15 хезмәткәркә кадәр арттыру планлаштырыла. Эшләнмәләр җитештерү өчен чимал Татарстанда сатып алына, әзер продукцияне республика эчендә һәм күрше төбәкләргә – Башкирия, Мари Эл һәм Чувашстанга сатарга планлаштыралар.
Моннан тыш, парк территориясендә шәхси эшкуар Р.Р.Әхмәтшинның төзелештә кулланыла торган пластмасса әйберләре җитештерү, «ЭКСПЕДИШН» ҖЧҖнең авыл хуҗалыгы хайваннарына азык өчен өстәмәләр җитештерү эшчәнлекләре алып барыла, паркның тагын бер резиденты – «ТИС» ҖЧҖ, ул «КАМАЗ» ГАҖ, «АЗ «ГАЗ» ҖЧҖ, «АЗ «Урал» АҖ, VOLVO кебек автогигантлар өчен көзгеләр җитештерә, шулай ук «Ясат Трейд» ҖЧҖ резидент-компаниясе дә биредә урнашкан, ул табигый мәрмәр һәм граниттан эшләнгән плитәләр, эшләнмәләр китерү белән шөгыльләнә, монтаж һәм тышлау эшләрен башкара. Резидентларда барлыгы 60лап эш урыны булдырылган.
ТР Икътисад министрлыгы белгечләре компанияләр җитәкчеләре өчен инфраструктура мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл җирендә һәм зур шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлы мөмкинлекләрне тигезләү максатларында сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен эшләнгән яңа ярдәм чаралары пакеты турында консультация үткәрде. Шулай ук ярдәм программасында катнашу өчен гаризаларның 2021 елның 5 июленнән башлап кабул ителә башлавы турында да билгеләп үтелде.
Шуннан соң делегация әгъзалары Мамадыш районының бюджет барлыкка китерүче «Азбука сыра» ҖЧҖ предприятиесен карап чыкты. Бүген ул каты, ярымкаты һәм эретелгән сыр, шулай ук атланмай һәм коры сөт сүле җитештерү буенча Россиядә иң эре завод санала. Заводка чимал Татарстан Республикасының барлык почмакларыннан, Киров өлкәсеннән, Удмуртиядән килә. Әзер продукция республика эчендә һәм бөтен ил буенча сатыла.
Быелның биш аенда продукция сатудан кергән табыш 2,4 млрд сум булган. 2020 елга үсеш 90% тәшкил итә, бу хәл башка төбәкләрдән чимал (сөт) китертүнең кимүенә бәйле. Предприятиедә 370дән артык эш урыны булдырылган. Быел эшчәнлекне модернизацияләү төгәлләнеп килә, бу сөт кабул итү заводының егәрлеген тәүлегенә 500 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Делегация вәкилләре танышкан чираттагы предприятие «Аиф Групп» ҖЧҖ булды. Компания салкын штамповка яки бөгү ярдәмендә профильләр җитештерү белән шөгыльләнә. Әзер продукция Татарстанда һәм бөтен Россия буенча сатыла. Производствода 16 кеше эшли. Компания җитәкчелеге металлга бәяләр артуына борчыла. Икътисад министрлыгы белгечләре аңлатканча, федераль дәрәҗәдә РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 988 номерлы карары имзаланган, аның нигезендә эчке базарда металл продукциясенә бәяләр үсешен тоткарлау максатларында, 2021 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр Россиядә кара һәм төсле металларга карата илдән алып чыгу пошлиналары кертелә. Пошлина кертү тышкы конъюнктураның эчке базарга йогынтысын йомшартырга, металл һәм металл продукциясенә бәяләрне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Делегация программасындагы тагын бер пункт – «АПК Продовольственная Программа» ҖЧҖ агросәнәгать комплексы предприятиесе булды. Компания эре мөгезле терлек үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Мөгезле эре терлекнең гомуми саны 14 мең баштан артып китә. Көнгә 97 тоннадан артык сөт савалар, ә бер сыердан тәүлеклек уртача савым 28,8 килограммга җитә. Производствода 650 якын кеше эшли.
Җитештерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен караганнан соң, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре муниципаль берәмлекнең оешма җитәкчеләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына ярдәм итү программалары җентекләп каралды.