ТР Икътисад министрлыгы 70% азрак тулган сәнәгать парклары резидентларыннан ярдәм итүгә гаризалар кабул итә башлый

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 5 июльдән 70%тан азрак йөкләнгән сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексына сәнәгать парктлары резидентларыннан һәм идарәче компанияләреннән гаризалар кабул итә башлый. Пакет чаралары инфраструктура мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм эшлекле активлык югарырак булган авыл җирендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлы мөмкинлекләрне тигезләү максатларында эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстанда 105 сәнәгать паркы бар, алар территориясендә 1528 компания-резидент эшчәнлек алып бара, алар тарафыннан 38 меңнән артык эш урыны булдырылган. Сүз дә юк, сәнәгать парклары муниципаль берәмлекләр икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә, эш урыннарын формалаштыру һәм модернизацияләү буенча нәтиҗәле механизм булып тора.

Аларны комплекслы рәвештә эзлекле үстерү өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан яңа концепция эшләнде һәм  Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов белән килештерелде. Концепцияне гамәлгә ашыру кысаларында элек кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 10 елга кадәр түбәндәге салым ташламаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә торган закон инициативалары кабул ителгән иде:

- «Керемнәр» УСН буенча түбәнәйтелгән ставкалар – 1%, «Керемнәр – Чыгымнар» УСН буенча – 5%;

- транспорт салымын һәм оешмалар милкенә салым түләүдән тулысынча азат итү.

Моннан тыш, концепция нигезендә, сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре түбәндәгеләрне үз эченә алган ярдәм чараларының пакетлы комплексына исәп тота ала:

- кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү;

- сәнәгать биналары, коммуналь һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә 5 елга кадәрге срок белән 30 миллион сум күләмендә 5%лы «Төзелеш» займын бирү;

- елына 4,5% белән ташламалы шартларда микрозаймнар;

- электр энергиясенә чыгымнар өлешен субсидияләү.

Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта сәнәгать паркы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу таләбе – сәнәгать паркы 70%тан азрак тулган булырга, резидент Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булып торырга тиеш, ә парк үзе  ТР Икътисад министрлыгының тиешле аккредитациясенә ия булырга тиеш.

Килешү төзү өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча кабул ителә. Шулай ук 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алдан консультация алырга мөмкин. Моннан тыш, гаризаны Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша (КФҮ кушымтасында «Минем документлар») әлеге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/authenticate?0=mfc-

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International